Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Сочи-2007» форумында Татарстанлылар нишләгән?


Сугыштан соң Сталинградны торгызган сыман, бүген Русиядә барлык көчләрне Сочи шәһәренә юнәлдереп аннан чәчәк ясарга телиләр. Чөнки билгеле ел әйләнәсендә җәйге челләдә пальма үскән Сочида, 2014 елда ни рәвешледер кышкы олимпия уеннарын уздырачаклар бит. Һәм монда Инде данны төшерергә ярамый. Русиянең бу шәһәрендә олимпиаданы уздыру әйбәт анысы, ләкин бу шәһәрдәге күмәк төзелешнең, илдәге төзелешкә нык тискәре йогынты ясавын исәпкә алганда, бәлки бу уеннарны үткәрмәсәк тә ярыйсы булгандыр дигән фикерләр дә йөри белгечләр арасында. Төзүчеләргә эш юк, төзелеш материалларын сатучы ширкәтләр акча эшләү максатыннан өчләтә бәя күтәрә. Аның каравы Сочида бу мәсьәләгә карата беркем керфек тә селкетми. Берсеннән – берсе дәрәҗәле җыелышлар, киңәшмәләр, форумнар үткәрү эшләре дәвам итә монда. Узган атнада биредә шундый чараларны берсе, “Сочи - 2007” 6 халыкара инвенстицион форум узды. Ягъни халык теле белән әйткәндә, биредә Русиянең төрле төбәкләреннән, күп кенә ширкәтләр бергә җыелып үзләренең товарларын инвесторларга тәкъдим иттеләр. Кем белән бәлки менә монда бҗәхет елмаер да бебәр бай гына акча бирүче очрар.

Рәсми мәгълүматларга икараганда бу чарада Русиянең 60тан артык төбәгеннән 9меңгә якын кеше, чит илләрдән 30лап делегация, алар арасында Австралия, Австрия, Алмания, Кытай, АКШ, Төркия, Франция, Япониянең эре инвестиция компанияләре вәкилләре катнашкан.

Татарстаннан әлеге форумда премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, министрлар Александр Когонин, Марат Сафиуллин, Венчурный фонд директоры Айнур Әйделтдинов, Идея технопаркы җитәкчесе Сергей Юшко, һәм башкалар катнашты.

Республика быел бу форумда икенче тапкыр катнашып, Русия төбәкләренең инвестиция проектлары күргәзмәсе кысаларында егермедән артык проект тәкъдим иткән. Республика ширкәтләренең күргәзмә мәйданы 200 кв. Метр булган. Барлыгы исә, форум кысаларында 40 мең квадрат метрда 250гә якын күргәзмә узган.

Күргәзмәдә катнашучылар арасында “КАМАЗ”ширкәте, “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы”, “Казан вертолет заводы”, “Казан мотор төзүчеләр берләшмәсе”, “Нәфис Косметикс”, “Казанкомпрессормаш”, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе”, «Горбунов исемендәге Казан авиатөзелеш җитештерү берләшмәсе”, “Казанкомпрессормаш”, “Нәфис Косметикс” һәм башкалар бар.

Сочига барып форумда катнашу Татарстанга нәрсә биргән соң, яңа мөмкинчелекләр, яңа юллар ачканмы. Җирле матбугатта, барды, кайтты диюдән тыш башка мәгълүмат күрсәтелми. Тиешле министрлык һәм идарәләр хезмәткәрләре үзләренең Сочида нишләп йөргәннәрен бик аңлап бетермиләр булса кирәк, чөнки төгәл сорауга җаваплары юк. Ә кайбер идарәләр хезмәткәрләре, узган атнада башланган форумнан кайтып җитә алмый. Эшлекле, командировканы, ял сәфәре белән бутаганар алар күрәсен.

Шулай да кайбер мәгълүматларга караганда, форумда Татарстан өчен кайбер табышлы килешүләр булган. Мәсәлән Яшел үзәннең Горкий исемендәге көймә төзү ширкәте әлеге күргәзмәдә, Сочида олипиада вакытында куллана алырлык А-45-1 теплоходларын тәкъдим иткән. Әлеге көймәгә 100 кеше сыя һәм ул сәгатенә 75 киллометр белән бара ала. Яңа технологияләр турында сөйләшү чыккач, Татарстанның сәүдә һәм сәнагать министры Александр Когогин республикада төзелеп килдүче IT үзәк турында сөйләде. Якын 3 елда бу эшкә 6 миллиард сум сарыф ителәчәк, тыган миллиард җиде йөзе инвесторлардан алырга ниятләнә. Тулы көчендә эшләүче технопарк исә министр сүзләренчә 2009 елда эшли башлаячак. Һәм ул яшь белгечләргә 7 мең эш урынын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш министры инвесторларга Татарстанда алга киткән нефть табу өлкәсе, Авыл хуҗалыгында ирешелгән уңышлар, “Алабуга” махсус җирлеге белән таныштырган. Форумда әлеге юнәлештә табышлы килешүләр төзелгән ди форумда катнашучылар. Ләкин бу килешүләр турында төгәлрәе мәгълүмат әлегә билгесез.

Гомумән исә, форум барышында, 22 миллиард доллар дип бәяләнгән, 169 килешүх төзелгән. Сочида узган матбугат очрашуы вакытыда бу турыда Русиянең элеке икътисади үсеш министры Герман Греф әйтте. Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Александр Жуков шуның хәтлек күп килешүенең сәбәбен, Русия эшмәкәрләренең үз проектларын инвесторларга тәкъдим итәргә өйрәнүләре, һәм 2014 елда Сочида олимпиада узырырга ниятләнү белән бәйли. Шулай итеп Русиянең булачак Олимпия шәһәре Сочи үзендә кунаклар җыюны дәвам итә.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG