Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эш эзләүчеләрнең күпчелеге сак хезмәтенә урнашырга тели


2007 елның 1 сентяберенә Казанда эш эзләп мәшгульлек үзәгенә 20 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә үзәктә рәсми теркәлүчеләр 5 меңгә якын. Башкалада исә эшче куллар җитешми. Ай саен уртача 11 мең кеше таләп ителә. Сишәмбе көнне тагын ярминкә узды. Эшсезләр эш эзләде, ширкәтләр, сәнәгать тармаклары белгечләрне үзенә җәлеп итергә тырышты. Мәктәпләрнең югары сыйныф укучыларын да хөнәри белем бирү училищелары белән таныштырырга алып килгән иделәр.

Казанда эш эзләүчеләрнең күпчелеге сак хезмәтенә урнашырга тели. Чөнки эшен югалткан урта буын бүгенге көндә кыенлык кичерә. Аларны бүтән эшкә алырга ашкынып тормыйлар, дип белдерде Идел буе районы мәшгульлек үзәге вәкиле Наталья Кольцова. “Бик күп кешенең сак хезмәтендә эшлисе килә”,- ди ул. Хезмәт хакы 5 мең сумнан башлана икән. Ә менә урта буын вәкиле Радик исә, эше дә бар, белгечлеге дә, әмма ул бүгенге көндә кулына ала торган 12 меңгә дә риза түгел. Без әңгәмәне күпме түлиләр соң?- дип башладык. “12-11 мең сум. Мин кранчы булып эшлим. Иң кимендә 15 мең булсын иде. Ашарга кирәк, киенергә кирәк, баланы үстерергә кирәк”,- ди Радик. Троллейбуслар идарәсе вәкиле Ольга Горячкина, үзләренә кыска вакытлы укырга килеп, белем алгач эш вәгъдә итә. Яхшы эшләсәң хезмәт хакын алар 18 мең сумга кадәр түли икән. Хәтта аларда кондукторлар, ягъни акча җыеп билет биреп торучылар да 13 мең сум ала икән. Бер карасаң, шәп акча бит. Казанда фатирың булмаса тулай торакта урын да бирәләр. Нигә бу кадәр акча биреп торганда йөртүчеләргә кытлык кичерәсез сез дигән сорауга ул, бу транспорт челтәре озыная, дип җавап бирде.

Советлар Берлеге заманнарында Казан оптик- механика заводына тиз генә эшкә урнашып булмаган. Ул вакытларда абруйлы, ягъни престиж саналган бу ширкәткә исә бүген кем генә килмәсен, ике куллап каршы алырга әзер. Аларга станок артында басып торучылар да, инженерлар да, машина йөртүчеләр дә кирәк. Хезмәт хаклары да 8 меңнән 15 меңгә кадәр. Нигә бу хәлгә калдыгыз соң дигән сорауга, оптика- механика заводы вәкиле Данис Хәйрулин түбндәгечә җавап бирде. “Сәбәбе- элеккеге белгечләр әзерләү системасы җимерелде. Эзлеклелек юк. Икенчедән, сәнәгать өлкәсендәге ширкәтләрнең абруе төште. Хәзер аны күтәрергә кирәк. Өченчедән, тулай тораклар булмау”. Гадәти бинокольләрдән алып саклану министрлыгы үтенече буенча әллә нинди катлаулы җиһазлар ясаучы бу ширкәт әгәр дә саклану министрлыгы аларда эшләгән яшь егетләрне хәрби хезмәткә алмау карары чыгарса, эшче куллар мәсьәләсе хәл ителер иде дип уйлый.

Русия бүгенге көндә кластер юнәлеше белән хөнәрле эшчеләр әзерләү өчен тырыша. Казан да бу юнәлештә 16 сәнәгать ширкәте, 26 хөнәри училищены үз канаты астына алган. Гади генә әйткәндә мәктәптән училищега, аннан туры заводка дигән бу системага бүгенгә әле яшь буынның әллә ни исе китми кебек. Эшче урыннар ярминкәсендә кем белән генә сөйләшмә яшьләрнең берсе дә училищега барабыз, дип әйтмәде. Мисал өчен Линар белән Илнур тиздән мәктәп бетерәчәк. “Минем теләгем Энергоинститутка керергә. Мин КХТИ-ның автоматлаштыру һәм җитештерү факультетына керергә уйлыйм”,- диде егетләр. Алар алай да төрле училищеларның буклетларын җыеп кайтып китте. Берничә югары уку йортына документларыбызны тапшырырга исәп. Әгәр берсенә дә үтмәгән очракта гына, бәлки училище турында уйлап карарбыз, диделәр. Казан шәһәре мәшгульлек үзәге вәкиле Энҗе Закирова да яшьләрнең дөньяга башкача каравын таный. “Хәзер мәктәп бетергән бала хөнәри белем бирү училищесына барып укымыйм дип уйлый бит инде”,- ди ул. Ә инде югары уку йортын бетереп чыгучыларга килгәндә исә, аларны да биш куллап көтеп тормыйлар. Диплом алуларына әллә ни күп вакыт үтмәүгә кармастан, Казан дәүләт университетын бетергән 23 кеше, Технология университетыннан 19 кеше, социаль мәгариф академиясеннән 10 кеше бу мәшгульлек үзәгенә килеп рәсми теркәлгән инде.

Наил Алан

XS
SM
MD
LG