Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:03

Ат карагымы, терраристмы?


Шушы көннәрдә Ырынбур өлкәсендә Алабуга кешеләрен кулга алалар. Бу хәбәргә урыс газеталары аеруча игътибар бирде. “Комерсант”, “Вечерняя Казань” һәм башкалары. Бу вакыйганы республика матбугатына Татарстан прокуратурасы таратты. Без шалтыраткач, алар әңгәмә бирүне кирәк дип тапмадылар, бары язма формада башка газеталарга биргән мәгълүматны бирделәр. “Ислам” сүзе белән сугарылаган әлеге вакыйганың төп геройлары - 25 яшьлек Данил Габдулхаков, аның туганнан-туган абыйсы Венер Хаҗетдинов һәм аларның хатыннары белән балалары. Чыгышлары белән алар Алабугадан икән. Экстремистлар дигән тамга алган бу кешеләрне 21 нән 22 сентябрь төнендә Ырынбур өлкәсендә тоталар. 16 сентябрь тирәләрендә алар Башкортстаның Эстәрлетамак районында көтүне урлап, сатып, Иракка Америкага каршы сугышырга китмәкче булалар икән. Бу хакта “Комесарнт” болай яза. Дүрт билгесез кеше атларга атланган хәлдә көтүне урманга таба алып китә. Моны җирле милиция күреп ала да “Нива” машинасына тагын ике ир-атны утыртып ат урлаучылар артыннан китәләр. Көтүне алып китүчеләр Ает авылыннан 3 км. ераклыктагы урман янында туктап артларыннан куып килүче милиционерларга ут ачалар. Хокук сакчысы һәм бер-ират шунда үлә, ә тегеләр көтүне ташлап кача. Шул ук көнне Башкортстанда һәм күрше өлкәләрдә кораллы качкыннарны эзләү эшләре башлана. Шимбә Ырынбурның Пономаревька районыннан милициягә; урманда чатырлар һәм шикле кешеләр күрдем дигән шалтырату килеп ирешә. Шул урманда Габдулхаков белән Хаҗетдиновны тиз генә биршергә теләмәсәләр дә, ахыр чиктә бирелергә мәҗбүр булалар. Кулга алу вакытында 3 калашников автоматы, ау кораллары һәм аңа кирәкле әсбаплар табыла. Татарстан прокуратурасы биргән мәълүматлар буенча Габдулхаков һәм Хаҗетдинов 2004 елның 2 декабреннән халыкара эзләүгә куелган булалар. Җинаять эшен Яр Чаллы прокуратурасы ача, имештер әлеге кешеләр “Ислам җәмгыяте” экстремистик оешмасының әгъзалары булып саналалар. “Комерсант” газетасы Габдулхаков белән Хаҗетдинов баш күтәрүчеләрне әзерли торган “Кавказ” лагерында махсус өйрәнүләр үткәннәр дип тә өсти. “Ислам җәмгыяте” дигәннән, әлеге эктремистик саналган оешма Казанның 1000 еллыгы алдыннан шартлатулар, террактлар әзерләгән ди республика прокуратурасы. Хәзерге вакытта“Ислам җәмгыяте”нең алдан тотылган әгъзалырының мәхкәмә эше ахырына якынлаша икән. Ә узган шимбәдә Ырынбурда кул алынган Алабуга кешеләренең җинаять эшен тикшерү кызганнан-кыза гына. Туплаган мәгълүматлар һәм аларны аңлату шактый каршылыклы бара. Республика матбугында да аларны ат караклары, качаклар дип тә әйтәләр. Урыс газеталары өстәмәләр дә кертеп, вакыйганы күпертеп сенсация ясарга телиләр диючеләр булды. Рөстәм Исхакый

XS
SM
MD
LG