Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:52

Иран президентының АКШтагы чыгышы тискәре кабул ителә


Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗадның Нью-Йорктагы Колумбия университетында ясаган чыгышы Израильдә кискен мөнәсәбәткә дучар булды.

Һәрдаим Израильне юк итүгә чакырулар белән чыгыш ясаучы һәм Холокостны инкарь итүче Әхмәдиниҗад университеттагы чыгышында аны “бик дөрес аңламаганнар” дип белдерде. Бары тик холокост тарихын җентеклерәк өйрәнү кирәклеге турында гына искәртүе хакында әйтте Иран президенты. Ул шулай ук үз иленең атом программасы бары тик тыныч максатларда гына үстерелүен әйтеп, атом коралы эшләнмәвен әйтте.

Израиль президенты Шимон Перес исә бу уңайдан фикерен белдереп:”Әхмәдиниҗад күзгә карап алдый”, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG