Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянма башкаласында каршылык чараларында үлүчеләр булуы хәбәр ителә


Мьянма башкаласы Янгоннан анда хөкүмәткә каршы башланган урам җыеннарында үлүчеләр бар дигән мәгълүматлар килә. Бу хакта чит илләр дипломатлары, табиблар һәм будда руханилары хәбәр итә. Янгонда күп халык хөкүмәткә каршылык белдергән урам җыеннарында катнаша. Ризасызлык чараларына будда руханилары җитәкчелек итә. Алар ил хакимиятендәге хәрбиләрнең сәясәтенә каршылык белдерә.

Илгә җитәкчелек итүче хәрби хакимиятләр урам җыеннарын куып тарату өчен көч куллана башлады. Кичә илдә комендант сәгате кертелде һәм җыелышлар тыелды. Дөньяның зур дәүләтләре, кеше хокукларын яклаучылар һәм руханилар Мьянма хакимиятләрен илдәге киеренкелекне тыныч юл белән җайга салырга өнди.
XS
SM
MD
LG