Accessibility links

Дөнья илләренең коррупциялелек дәрәҗәсе билгеләнде


Дөньяның 180 иле арасында, коррупциялелек дәрәҗәсе буенча, Мьянма, Сомали һәм Гыйрак иң беренче урыннарны алды.

Бу турыда “Transparency International” халыкара оешмасы хисабында әйтелә. Коррупция кимәле иң аз булган илләргә Дания, Финляндия һәм Яңа Зеландия кертелгән. Шулай ук бу өлкәдә Көнчыгыш Ауропа илләрендә, шул исәптән Хорватия, Чехия һәм Румыниядә хәлләр шактый яхшырган.

Әлеге исемлектә Русия 143нче урында тора.
XS
SM
MD
LG