Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алмания канцлеры Иранның атом программасы куркыныч тудыруын әйтә


Алмания канцлеры Ангела Меркель Иранның үз атом программасын туктатудан баш тартуы дөньяга нинди куркыныч тудырачагын янә бер кат ассызыклады.

“Әйдәгез, чынбарлыкка күз йомып карамыйк, - диде Ангела Меркель. - Әгәр Иран атом бомбасын булдырса, бу беренче чиратта Израиль өчен, шулай ук төбәккә һәм ахыр чиктә бар Ауропа һәм дөнья өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерә ала”.

Шул ук вакытта Алманиянең, үзенең хезмәттәшлек итүче илләре белән, бу мәсьәләдә дипломатия юлларын эзләүне дәвам итәчәген әйтте Меркель. “Әгәр инде Иран үзенең сәясәтен үзгәртмәсә, Алмания Тәһранга карата катырак чараларны хуплаячак”, - диде канцлер.
XS
SM
MD
LG