Accessibility links

чәршәмбе, 29 март 2017, Казан вакыты 14:02

Әнбәр Кармеев: “Азатлык” радиосына аерым рәхмәтем бар


Русиядә әбиләр чуагы башланды. Халык быел соңгы тапкыр җәйге кояш нурларыннан витаминнар алып калырга тырыша. Әбиләр чуагы һәр елны булса да, быелгысы Русиядәге сәяси көзгә туры килде. Шуңа күрә, кемнәрдер әбиләр чуагына соклана, кемнәрдер, сәясәттәге соңгы айлары белән саубуллаша. “Бердәм Русия” фиркасе исемлегеннән, моннан дүрт ел элек Дәүләт Думасына депутат булып сайланган кайберәүләр - сәяссәттә соңгы сүзләрен әйтеп йөриләр. Алдагы сайлаулар исемлегендә алар юк чөнки. Шуларның берсе, гамәлдәге Дәүләт Думасы депутаты Әнбәр Кармеев белән сишәмбедә журналистлар очрашты. Әнбәр Кармеев Татарстаннан моннан дүрт ел элек Дәүләт Думасына сайланган иде. Моңа хәтле ул Республика яшьләр эшләре министрлыгында, “Молодежь Татарстана” гәзитендә баш мөхәррир булып та эшләгән иде. Дөрес, Әнбәр Кармеевка депутат эшчәнлеге ят әйбер түгел: аңа 18 яшь вакытта ук ул, Ростов өлкәсенндәге туган шәһәрендә шәһәр депутаты булып сайлана. 1995 елда Казанга күчеп килә. Яшь, ышанчылы һәм Татарстанның патриоты булып танылган Әнбәрне 2002 елда төзелгән “Татарстан-Яңа гасыр” хәрәкәте “Бердәм Русия” фиркасе аша депутатлыкка тәкъдим итә. Сайлана әлбәттә. Матбугат очрашуына килгәндә, Әнбәр анда ялгыз гына түгел иде. “Татарстан - Яңа гасыр” хәрәкәте лидерларының берсе, Татарстан парламенты депутаты Марат Галеев та булды. Сүз баштарак, ТЯГ турында барды. Марат Галеев, бу хәрәкәтнең моңа кадәр , үзе әйтмешли ике фишкасы булды, дип белдерде. Берсе аның “Җир хартисе” дигән документ. Моны ул, 21 гасыр инҗиле дип атый. ТЯГ бу документ Татарстанда гәмәлгә керсен өчен бик күп көч сала икән. Ә икенче фишка – мөгез чыгару исә – Татарстан белән Русия арасында шартнамә төзүгә юнәлдерелгән булган. Бусы тормышка ашты дип белдерде Марат Галеев. Әнбәр Кармеев исә, әлеге шартнамә төзү эшендә турыдан-туры катнашмаса да, Дәүләт Думасында депутатлар арасында аңлату эшләре алып барган. Әнбәр бит анда гади генә депутат түгел, ә Мәгълүмат сәясәте комитеты рәис урынбасары. Шартнамәне хәзер күккә чөеп мактыйлар. Әнбәр дә, мондый документ башка төбәкләр белән булырга ошамаган дип белдерде: Русия төбәкләренең барысы да шартнамә төзүдән баш тарттылар, хәтта элек булган килешүләрен дә гамәлдән чыгардылар. Татарстан исә бу мәсәләдә даимилек күрсәтте, шуңа безнең шундый уңай нәтиҗә булды. Шактый озакка барган бу матбугат очрашуында “Азатлык” радиосы хакында да сүз булды. Мин “Азатлык” радиосына аерым бер рәхмәт әйтәсем килә. Әлеге радио, Думада да, Татарстан парламентында да Шартнамә тикшерелгәндә гел бу мәсьәләне яктыртып һәм аңлатып килде. Федерация Шурасы беренче мәртәбә шартнамәне инкарь иткәндә, миңа Прагада булырга туры килде. “Азатлык” хезмәткәрләре мине эзләп табып, бу мәсьәләгә карата фикерләремне сораштылар. Әлбәттә, анда минем авыздан Федерация Шурасына карата шактый гына кискен сүзләр яңгырады. Безгә, ул вакытта “Азатлык” радиосы аша, Татарстанның һәм безнең шартнамә хакындагы принципиаль мәсьәләләрне аңлату бик әйбәт булды Журналистлар сораулар белән дә күмделәр. Әйе, шартнамә булды, Татарстаннан сайланган Дума депутатлары зур эш башкардылар. Ләкин шундый ук эшне, латинга күчү мәсәләсендә дә эшли алмадыгыз бит дигән сорауга, Марат Галеевтан мондый җавап яңгырады: Шартнамә өстендә эшләгәндә бу мәсьәлә хакында берничә ел бәхәс барды. Әгәр дә Шартнамәдәге тел мәсьәләсенә караган матдәне игътибар белән укысаң, аннан күренә, җиңү бер якта да булмады. Бу шахмат уенындагы кебек килеп чыкты. Ягъни, без, махсус рәвештә ике якны да кәнәгатьләндерә торган җөмлә яздык. Ягъни, бер якның да җиңүе юк, әлеге мәсьәлә хакында киләчәктә дә эшләргә юл күрсәтелә анда. Матбугат очрашуында күп төрле сораулар булды, әмма иң кызыгы ахырда гына яңгырады. Ул да булса, ни өчен дүрт ел дәвамында Дума депутаты буларак уңышлы гына эшләп килгән Әнбәр Кармеев киләсе сайлауларда “Бердәм Русия” исемлегендә юк. Баштарак, бу сорауга ике кунак та югалып калды. Марат Галеев оста сәясәтче буларак җавапны тиз тапты анысы. Кадрлар гел алышынып торырга тиеш дип белдерде. Шундый кыска гына җаваптан соң, матбугат очрашуын ябырга булдылар. Кайбер журналистлар, үзара сөйләшүдә теманы дәвам итеп, “Бердәм Русия”нең яңа исемлегендә күбесенчә үтә байлар яки спортсменнар гына диеп зарланып калды. Рәфис Җәмдихан.

XS
SM
MD
LG