Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:37

Казанда җир салымы артты


26 сентябрьдә Казан шәһәр думасының 21 сессиясе узды. Анда кала тормышына бәйле күп кенә мәсьәләр тикшерелде. Шулай ук җиргә салым түләү тәртибенә дә өстәмәләр керттеләр. Моннан соң ваклап сату нокталары, җәмәгать туклану урыннары, машиналарга техник ярдәм күрсәтүчеләр салымны күбрәк түли башлаячаклар. 21 сессиясе булганчы Казан шәһәр думасы депутаты Наил Бикмуллин җир салымы буенча болай дигән иде. - Шәһәр казнасын тутыручы чыганак ул – җир салымы. Әгәр аны күтәрсәк башкаланың казнасы арта. Икенче яктан сәүдә өлкәсендә эшләүчеләргә авырга туры килә. Шуңа күрә салымнарны ничек бар шулай калдырырга уйлаганнар. Ләкин ул алай ук барып чыкмый, кереш сүзебездә әйткәнебезчә сәүдәнең кайбер тармакларын салым артты. Аңа кадәр, бу мәсьәләне тикшергәндә төрле фикерләр булды, дип дәвам итте сүзен Казан шәһәр думасы депутаты Наил Бикмуллин. - Зур сәүдә нокталарына салымны арттырырга, ә кечерәк кибетләргә шул килеш калдырыга уйлаган идек. Тик канун буенча боларны аеру кыен, тегесе дә монсы да сәүдә. Шәһәр җитәкчелеге белдергәнчә җир салымы Казандагы юлларны, урамнарны, йортларны төзекләндерүче төп чыганак икән. Шуңа бу мәсьәләне тикшерергә аерым комиссия билгеләнә дә инде, алар кайсы өлкәдә салымны арттыру турында баш ваталар. - Комиссиядә гипермаркетларга, машина кую урыннары телгән алынган иде… Нәкъ менә шул өлкәләргә басым ясый да инде Казан шәһәр думасы. Ваклап сату нокталарына, җәмәгать туклану урыннарына, машиналарга техник ярдәм күрсәтү үзәкләренә җир салымы арта. Бу үзгәреш кала казнасына 67 млн.га якын өсәтәмә акча кертәчәк дип белдерә икътисадчылар. 21 сессиядә җиргә бәйле башка яңалыклар да әйтелде. Шулардан; - Яңа елдан соң Кадастр бәясен Русия федерациясе билгелиячәк. Аерым кешеләргә салым түләүдә ташламалар бирүнең шартларын ишеттерделәр. Шулай ук шәһәр зиратларына салым түләтмәү мәсьәләсе дә күтәрелде. Башкаланың финанс идарәсе башлыгы Оскар Прокопьевтан хәзерге көндә шәһәр халыкының кв. м.га күпме конкрет күпме акча түлиләр дигән сорау да бирелгән иде, тик мэр Илсур Метшин әлеге сорауны җавапсыз калдыруны уңай күрде. Җир мәсьәләсенең Казандагы гына түгел Татарстан буенча да чишелмәгән яклары, проблемалары күп әле. Әлегә ваклап сату нокталары, җәмәгать туклану урыннары, машиналарга техник ярдәм күрсәтү үзәкләре җир салымын арттырып түли башласалар, яңа елдан соң өстәмә үзгәрешләр башкаларга да кагылырга мөмкин. Рөстәм Исхакый

XS
SM
MD
LG