Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:50

Чаллыда кеше үтерүдә өч мәктәп укычысы гаепләнде


Чаллыда кеше үтерүдә өч мәктәп укычысы гаепләнде. Алар җинаятьне видиога төшереп, монтажлап клип ясаганнар. Мәхкәмә балигъ булмаган Роберт Мәүләветдиновны 6, Солтан Мөхәмәтҗановны 7 елга ирегеннән мәхърүм итте. Ә менә видиога төшереп торучы Артур Ирматов 20 мең сум акчалата штраф түлиячәк. Тикшерү күрсәтүенчә, өч яшьүсмер бер фатирга кереп, анда яшәүче 45 яшьлек Александр һәм аның кунагын вәхшиләрчә кыйный. Соңыннан кунак пычак кадап үтерелә, ә йорт хуҗасы исән кала. Бу күренешне яшьләр мобиль телефонга төшергән. Җинаятьчеләр кулга алынгач, берсенең фатирында тагын алты вәхши видиокадрлар табыла. Мәктәп укчыларының мондый җинаять кылуына ата-аналары ышана алмый. Тикшерүчеләр исә, балалар супермен булып уйнап, үзләрен текә итеп күрсәтергә теләгәннәр ди.

Гөлназ Шәйхетдин

XS
SM
MD
LG