Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәрне гаилә тарихы кызыксындыра


Соңгы араларда Казан фәнни конференция, семинарлар үзәгенә әйләнде. Бөтен Русиядән, хәтта чит илләрдән дә галимнәр, академиклар җыелды. Шушы көннәрдә Казан педагогика университетында “Генеалогия һәм гаилә тарихы” дип исемләнгән Бөтенрусия педагогика семинары бара.

Татар халкы элек-электән нәсел шаҗәрәсе белән кызыксынып яшәгән. Казан һуманитар педагогика университетында егерме дүртенче-егерме алтынчы сентябрь көннәрендә үткән семинарда Мәскәү, Петербург, Төмән, Новгород, Казан югары мәктәпләрендә белем бирүчеләр чыгыш ясады. Чараны оештыручылар - Мәгариф Федераль агентлыгы, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәренең Мәгариф Идарәсе, “Ватан” мәгърифәтчелек фонды. Семинар “ Хәтер - культура һәм рухи яңарышның нигезендә” гуманитар программа кысаларында үтә.

Биредә теоретик курстан лекцияләр укылды. Генеалогия фәненең барлыкка килүе, фән буларак формалашуы турында чыгышлар булды. Гаилә тарихын өйрәнүгә, нинди чыганаклар, материаллар куллануны күрсәтүгә багышланган чыгышлар да бар иде. Семинарның соңгы көнендә чыгыш ясаучылар, тыңлаучыларны аерым төркемнәргә бүлеп, алган белем һәм күнекмәләрне практикада кулланырга өйрәттеләр.

Һуманитар педагогика университетының беренче проректоры Рәдиф Җамалетдинов семинардан нинди нәтиҗәләр көтүе турында әйтте

Проблема бик күпкырлы, катлаулы. Бу өлкәдә бик күп тикшеренүләр алып барылса да, бүгенге көндә бик күп мәсәләләргә әлегә ачыклык кертелмәгән. Безнең фикеребезчә, нәкъ менә гаилә тарихы, генеалогия буенча галимнәр фикерен тыңлап, алга таба нинди эшләр алып барырга, кайсы уку йортына нинди проблемаларны тикшерү белән шогыльләнергә, хөкүмәт югарылыгында нинди карарлар кабул ителергә тиешлеген ачыкларга кирәк.

Үзенең күпсанлы тарихи эшләре белән танылган Мидхат Ишбулатов утыз алты ел буе әтисе һәм әнисе ягыннан үзенең нәсел җепләрен ачыклый. Еракта, Себер якларында яшәвенә карамастан, берничә йөз туганнарын барлый. Әтисе ягыннан шаҗәрә агачы тугызынчы гасырга, әнисе ягыннан – алтынчы гасырга барып тоташа. “Генераль Ишбулатов һәм Әпсәләмов-Карачуриннарның тамырлары” дип аталган эше “Идел” журналының гыйнвар аенда көн күрәчәк.

Мидхат Ишбулатовның эшләре сигез телдә чыкты. Күпъеллык эшләренең нәтиҗәсе итеп ул магистр исеменә лаек була. Бүгенге көндә аңа Русия дворян оешмасына керергә тәкъдим килгән. Аның теләге – татар халкының элек-электән дөньяда лаеклы урын тотканын күрсәтү, милләтне дөнья күләменә күтәрү.

Мидхат Ишбулатов үзенең тәҗрибәсе белән уртаклашты, шаҗәрәсен төзергә теләүчеләргә киңәшләрен бирде

Рух көчле булырга тиеш. Беркайчан да каушамагыз. Әби-бабаларыгыз исән вакытта авылларга кайтыгыз, алар исән вакытта мәгълүматларны язып алыгыз. Мин үзем әтидән мәгълүматларны язып алфырга өлгердем, аннары аның туган ягы Башкортостанга бардым, анда расладым, бик күп кешеләр белән таныштым. Әти зияратта кабер ташлары күрсәткән иде. Мин аларны фотосүрәткә төшердем, һәр шәхес турында мәгълүмат тупладым. Аннан соң архив материалларында казындым. Туганнарыгыз исән вакытта шуның белән файдаланыгыз.

Галимнәр чыгышын тыңлаган Педагогика Университеты аспиранты Рәмилә Хәбибуллина семинарга карашын болай белдерде.

Безне әби-бабайлардан алынган сүзләргә генә түгел, нәкъ менә документларга, нигезләнгән фактларга таянып мәгълүматлар җыярга өйрәттеләр. Киләчәктә без аны студентларга, студентлардан укучыларга җиткерә алырбыз дип ышанабыз.

Шулай да ул мондый семинарларның күбрәк тәрбияви һәм белем бирү аспектыннан чыгып оештырылуларын тели. Чөнки семинардагы чыгышлар күбрәк китапханәчеләргә юнәлтелгән, нигездә ничек китапханә материаллары белән эш итүне аңлаталар.

Ландыш Гобәйдуллина

XS
SM
MD
LG