Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның гомум төбәк продукты күләме үсәчәк


Башкортстан Хөкүмәте үзенең 2007-2011 елларга эшчәнлеге программасын кабул итте. Аның нигезендә республика үзенең гомум төбәк продукты күләмен 2011 елга кадәр, 2006 ел белән чагыштырганда, 1,4 тапкырга үстерү бурычын куя.

Бу хакта Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай утырышында бүген ясаган чыгышында республика премьер-министры Рафаэль Байдәүләтов белдерде. Ул парламент утырышында Хөкүмәтнең 2011 елга кадәрге программасын тәкъдим итте.

Бу документка асәсан, биш ел эчендә республикада сәнәгать җитештерүе 1,3 тапкырга, авыл хуҗалыгыныкы –1,2 тапкырга үсәчәк. Шулай ук төп капиталга инвестицияләр салу бер ярым тапкырга, халыкның акча керемнәре 1,6 тапкырга артыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG