Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Дания хәрбиләре һәлак булды


Әфганстанның көньягындагы Һилменд вилаятендә талиблар белән барган алышларда Даниянең ике гаскәрие үтерелгән. Бу хакта Дания хәрбиләре хәбәр итте.

Ил үзәгендәге Вардак вилаятендә исә, җирле хакимиятләр белдерүенчә, Халыкара Кызыл хач комитетының чит илдән килгән ике хезмәткәре урланган.

Әфганстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәренә караганда, Һилменд вилаятендә талибларның вәкиле Кари Йосыф Әхмәди һәм аның туганы кулга алынган.
XS
SM
MD
LG