Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Cарытау журналистлары ил президентына мөрәҗәгать итте


Сарытау журналистлары, үз төбәкләрендә сүз иреге кысылу очракларына игътибар итәргә чакырып, Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Аларның ачык хаты өлкәнең 10 гәзитендә басылып чыккан.

Әлеге мөрәҗәгатьне әзерләүгә “Бердәм Русия” фиркасе төбәк бүлеге әгъзасының “Саратовский репортер” гәзитен мәхкәмәгә бирүе сәбәпче булды. Мәхкәмәгә кадәр үткәрелгән тикшерүләр бу гәзиттә басылган кайбер язмаларны экстремистик төстә дип бәяләгән. Алар арасында ил президенты Путинны кинодагы билгеле герой Штирлиц итеп сурәтләгән коллаж да бар.

XS
SM
MD
LG