Accessibility links

Чиләбедә “Маяк”тагы шартлауның 50 еллыгын искә алырга җыеналар


29 сентябрь көнне Чиләбе өлкәсе “Маяк” җитештерү берләшмәсендә булган шартлауга 50 ел була. Чернобыльнекенә караганда да, берничә тапкырга көчлерәк саналган бу шарталуга ярты гасыр вакыт узуга карамастан, анда әле һаман да милләттәшләребез гомер кичерә. Кунашак районы Мөслим, Татар Караболагы, Үзбәгерәк авылларындагы татарларны күчерү әле һаман җайга салынмаган. 1957 нче елны Чиләбенең “Маяк” җитештерү берләшмәсендәге көчле шарталудан соң, ике ай дигәндә, якын тирәдәге 42 авыл җирлегеннән 12 мең халыкны башка җирләргә күчереп утырталар Авылларны яндыралар, төрлекләрне күмәләр. Бары зур татар - Мөслим, Татар Караболагы, Үзбәгерәк авыллары халкы кына яшәп кала. Ни сәбәптәндер, милләттәшләребезне күчермиләр.

Татар Караболагы авылы “Маяк” берләшмәсеннән 30-40 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Шуңа да кармастан, анда яшәүчеләр әле һаман радиациян зыян күрүчеләр исемлегенә кертелми. Бары Мөслим һәм Үзбәгерәктәге милләттәшләребезне генә күчерү турында сүз алып барыла. Бу хакта тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова:

Әлбәттә 50 ел эчендә Мөслим районын күчерү турында сүз кузгалды. Бу татар конгрессы, җәмәгатьчелек эшләве нәтиҗәсе. Әмма бу бер урамнан икенче урамга чыгару кебек. Шул ук пычрак урын ул, чөнки анда тулаем радияцияләнгән. Без болай күчерүгә дә канәгать түгел. Ә инде Татар Караболагы бөтенләй радиациядән зыян күргән дип әйтелми һәм бернинди исемлеккә кермәгән. Ләкин бу авыл киресенчә күбрәк зарар күргән, чөнки атом болыты шушы авыл өстеннән үткән. Монда 5 мең кешедән 500 кеше калган. Аларның 90 проценты яман шеш авыруы белән чирли. Авылның өчтән берен паралич суккан, гарипләр күп, 3 яшьлек балалар бөер, әбиләрдә тире яман шеше.

Тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, ике авылдагы милләттәшләребезне күчерү турындагы карар да әле чынлыкка ашмаган. Фәүзия Бәйрәмова:

Мөслимдә күчерү бик фетнәле бара. Башта акчаны кеше башына, аннары гаилә башына бирделәр. Шау-шу чыкты.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, “Маяк”тагы шартлауның 50 еллыгы нисбәтеннән, Чиләбенең Татар Караболагы авылында халык җыены узачак. Бу чараларда Татарстаннан да вәкилләр – Фәүзия Бәйрәмова, адвокат Роза Фәрдиева һәм “Кол-Шәриф” мәчете имамы Рамил Юнысов катнашачак. Фәүзия Бәйрәмова:

50 еллыкны Чиләбе өлкәсе билгеләп үтә. Андагы халыкка китаплар, компьютер алып барабыз. Халыкка ярдәм итәргә кирәк.

Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова әйтүенчә, быел халык җыенына Мәскәүдә дә милли хәрәкәт вәкилләре, Чиләбедән дә кешеләр киләчәк. Анда күтәрәчәк мәсьәлә турында Фәүзия Бәйрәмова:

“Маяк”та атом җитештерүне туктатырга кирәк, чөнки анда әле һаман корал ясау да, уран һәм плутоний белән дә эшчәнлек дәвам итә. Бу эшне туктатып, кергән атом калдыкларын саклау белән генә шөгыльләнергә кирәк. “Маяк” эшләгәндә Урал төбәкләренә, Себергә үлем куркынычы яный. Без бөтен дөнья җәмәгатьчелегенә үз сүзебезне әйтергә тиеш.

Әгәр узган ел “Маякта”гы шартлау нисбәтеннән Казанда пикет оештырылса, “Кол-Шәриф”тә дога кылу булса, быел бернинди чаралар да көтелми диде “Азатлык” радиосына Татарстанның Атом-төшкә каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарапов. Бары декабрь айларында “Маяк”тагы шартлауга багышланган Интернет олимпиада оештыру гына күздә тотыла икән.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG