Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Мьянмада каршылык чаралары бастырыла


Ауропа Берлеге Мьянма хакимиятләренә каршы яңа икътисади чикләүләр кертәчәк. Әлеге чара ил хакимиятендәге хәрбиләрнең андагы урам җыеннарын көч кулланып бастыруына каршы эшләнә. Америка Кушма Штатлары да Мьянмага карата өстәмә чикләүләр кертте инде. Мьянмада хөкүмәткә каршы башланган урам җыеннары, хәрбиләрнең һәм полициянең басымына карамастан, дәвам итә. Илгә җитәкчелек итүче хәрбиләр, урам җыеннарын куып тарату өчен, көч куллана. Илдә комендант сәгате кертелде һәм һәртөрле җыелышлар тыелды. Бүген урам җыеннары барышында 200ләп будда рухание кулга алынган. Нәкъ менә алар урам җыеннарына җитәкчелек итә. Ризасызлык чараларында катнашучыларны куганда, берничә кеше үлгән дип хәбәр ителә. Алар арасында Япониянең бер журналисты да бар. Бу уңайдан Япония үзенең нәфрәтен белдерде.

XS
SM
MD
LG