Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә сайлаулар шаукымы башланды да инде


Һәр фирка үз эшен үзенчә оештыра. Бердәм Рәсәйнең, мәсәлән, төп коралы - үзен Путин ярдәмчесе итеп күрсәтү. Төп шигарь - “Путин планнары – безнең планнар!” Иң үтемле чара – юллар төзү белән мактану. Имеш, нәкъ “Бердәм Рәсәй” фиркасенең Ульян бүлекчәсе Мәскәүдән юллар төзү өчен акча сорап ала алды. Шунысы кызык: рәсми телевизион каналлар күрсәтүенчә, башка төбәкләр “Едрос”лары да шул ук “козырьны” уйныйлар икән… Яңгыр астында асфальт юллар салуның мәгънәсезлеген, бу юлларның нәкъ 2-декабрьгә кадәр генә хезмәт итүен аңлатып маташмыйча инде, әлбәттә…

ОГФ - Ватандашларның бердәм фронты әгъзалары, ягъни үзләрен “Башка Рәсәй” дип атаучы сәясмәннәр исә – икенче котыпта. Аларның җирле тарафдарлары, хокук саклаучылар белән берлектә, гомум җыен уздырдылар. Бу чара патша вакытларындагы идәнасты оешмасыныкыдай оештырылган иде. Берәүнең туган көнен бәйрәм итү максатыннан дип, 5 сәгатькә ашханә алганнар һәм 3 кеше генә белгән бу бинага төркемләшеп билгеләнгән вакытка җыелдылар. Анда Мәскәүдә узачак Бөтенрәсәй корылтаена делегатлар сайланды, президент һәм Дума депутаты урынына үз тәкъдимнәрен барладылар.

Узган сайлауларда уңышка ирешә алмаган Уң көчләр берлеге дә Думага омтылмакчы икән. Беренче өчлеккә керүче Борис Немцов бер көн эчендә өч чара уздырды. Беренчесе – китапханәдә “Исповедь бунтаря” дигән китабы белән таныштыру. Кунак, нигездә, үзенең Нижгар губернаторы вакытындагы уңышлары һәм Путин вертикаленең авызлыклы йөгән икәнлеге турында сүз тотты. Җыелганнарны исә һаман шул матди халәт борчый икән: пенсия, торак, медицина мәсьәләләре. Ә менә икенчерәк сорау: “Сез июль аенда телевизор аша чыгышыгызда Рәсәйдә мөселманнарның һәм алкашларның гына үрчүенә пошынуыгызны белдергән идегез. Ничек инде аракыга тискәре карашлы мөселман халкын алкашлар белән бер калыпка тыга алдыгыз?” – дигән сорауга ул менә нинди җавап бирде.

“Бала тапкан өчен бирелгән акчага кызыксынып, алкашлар да үрчи башларлар. Алардан шундый ук алкаш-люмпеннар туган кебек, мөселманнардан да мөселман туачак. Болай да Рәсәйнең иң үрчемле төбәкләре - Чеченстан, Дагыстан, Башкортостан һәм Татарстан. Мөселманнарның үрчүе Рәсәйдә урыс халкының өлешен тагын да киметәчәк. Ә бу исә Рәсәйнең киләчәгенә куркыныч тудыра.

Үз җирендә яшәүче автохтон – борынгы халыкның үрчүенә борчылу геноцидка омтылыш түгелме соң? – кебек сораулар белән бәхәсләшеп маташуның мәгънәсе юк иде. “Мөселман” сүзен “исламист-террорист”ның синонимына әйләндерү тырышлыклары шартларында бигрәк тә.

Икенче сорау мөһимрәк тоелды: “Рәсәйдә кайчан да булса савым сыер төбәкләрне талап, имүче-реципиент төбәкләрне аздыру сәясәтенә чик куелырмы?” Борис Немцовның җавабы бу юлы да аптырарлык булды.

Имеш, Ельцин вакытында Татарстан бөтенләй салым түләмәгән, әле дә мизер гына түли.

Әлеге очрашу вакыты тәмам булу аркасында, Борис Немцовның икенче чарасында – сайлаучылар белән очрашуына да барырга туры килде. Анда шул ук сорауны икенчерәк итеп куярга мөмкинлек табылды.

Акча агымы халыкны урап узганга, Сезнең сүзгә каршы дәлилләр табу кыен. Әмма Ульян өлкәсе җирләренең яртыдан күбе буш ятканда, Татарстанда барча авыл хуҗалыгы җирләренең дә эшкәртелүе – күз алдыбызда. Мондый шартларда, бәлки, һәр төбәктән, аның кеременә карата, бер үк өлеш суырып алып, берсенә дә дотация бирмәүгә ничек карыйсыз? Акча агымы халыкка аңлаешлы булсын өчен, Татарстанга яла ягуга сылтаулар калмасын өчен, бәлки Русиянең үзен үк тудырган Алтын Урда тәҗрибәсен куллану мөмкиндер? Чыңгызхан Ясасы буенча, һәркем үз табышының 10 процентын түләү белән чикләнгән. Һәм шул акча дәүләтнең барлык ихтыяҗларын каплауга да җиткән. Нефть-газы булмаса да, Иван Өченче шул салым хисабына гына да Калита – Акча капчыгы исеменә лаек була алган. Нигә соң Мәскәүгә дә 10мы, 40-50ме процент җыеп, трансферт дигән нәрсә белән ялкау төбәкләрне аздырудан котылмаска?

Бу юлы Борис Немцов җитдирәк җавап бирде – төбәкләрдә калдыру мөмкин булган керемнәрне санап узды ул.

Ә сорау бирүченең: “Бу мәсьлә буенча гына булса да, мин Сездә фикердәш таптым, рәхмәт”, дип саубуллашуын җыелган халык алкышлар белән кабул итте.

Ә танылган сәясмәннең мөселманнарга һәм Татарстанга карата тискәре мөнәсәбәте сәбәпләрен фаразларга гына кала. Бәлки күпчелектә булган урыс шовинистларына ошарга тырышу гынадыр бу? Аңлы кеше кебек, ләбаса, үзе.

………..

Сүз ахырында тагын бер хәбәр. Өлкә үзәгендә Кол Гали һәйкәленә озак вакытлар урын дәгъвалау нәтиҗә бирде кебек. Һәрхәлдә Мэриянең Шәһәр төзелеше Советы уңай карар кабул итте. Шушы яңалыкны ишетеп, “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы җитәкчелеге Сембергә үз хезмәткәрен юллаган. Хәбәрче Илзирә туташ әйтүенчә, бу турыдагы тапшыру киләсе якшәмбедә эфирга чыгачак.

Айрат Ибраһим, Сембер

XS
SM
MD
LG