Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мьянмадагы каршылык чараларында үлүчеләр арта


Мьянмада, будда руханилары җитәкчелегендә, хөкүмәткә каршы башланган урам җыеннары, хәрбиләрнең һәм полициянең басымына карамастан, дәвам итә. Соңгы ике көндә илнең иң зур шәһәре Янгонда каршылык чараларында катнашучыларны көч кулланып таратканда, ким дигәндә, 13 кеше һәлак булган дип хәбәр ителә. Алар арасында Япониянең бер журналисты да бар. Бу уңайдан Япония үзенең нәфрәтен белдерде. Ауропа Берлеге Мьянма хакимиятләренә каршы яңа икътисади чикләүләр кертә. Әлеге чара ил хакимиятендәге хәрбиләрнең урам җыеннарында катнашучыларны көч кулланып бастыруына каршы эшләнә. Америка Кушма Штатлары да Мьянмага карата өстәмә чикләүләр кертте Мьянма хакимиятләре зур шәһәрләрдә комендант сәгате кертте һәм һәртөрле җыелышларны тыйды. Илдә интернет челтәренә керү дә ябылган. Будда руханиларының 5 гыйбадәтханәсе полиция тарафыннан камап тотыла.
XS
SM
MD
LG