Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:59

Әфганстанда Халыкара Кызыл хач оешмасы вәкилләрен эзләү дәвам итә


Әфганстанның Вардак вилаятендә җирле хакимиятләр һәм ырулар аксакаллары чәршәмбе көнне Кызыл хач оешмасының дүрт хезмәткәрен алып киткән кешеләр белән сөйләшүләр алып бару өчен тырышлык сала.

Әфганстан җитәкчеләре сүзләренчә, Халыкара Кызыл хач комитеты тотыкларны азат иткәндә көч кулланудан тыелырга киңәш иткән. Әлегә Кызыл хач хезмәткәрләрен кемнәр алып китүе мәгълүм түгел. Талиблар бу эшкә үзләренең кысылышы булуын инкарь итә.

Тотык итеп Македониянең ике һәм Мьянманың ике кешесе алынган. Шулай ук алар белән бергә ике әфганлының да булуы ихтимал.

XS
SM
MD
LG