Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юрий Лужков тагын Зур шәһәрләр һәм башкалалар ассамблеясе җитәкчесе итеп сайланды


Уфада Зур шәһәрләр һәм башкалалар халыкара ассамблеясенең XI утырышы үтә. Аның эшендә катнашу өчен, 56 шәһәр башлыклары Уфага җыелды. Ассамблеянең җитәкчесе – Мәскәү мэры Юрий Лужков та Башкортстанга килде.

Бүген Ю.Лужков Уфада республика президенты Мортаза Рәхимов белән очрашты, кайбер яңа төзелешләрне карап йөрде. Аннан соң Мәскәү мэры Уфаның Конгрес-холл залында башланган Зур шәһәрләр һәм башкалалар ассамблеясе утырышына килде.

Утырыш йомгаклары буенча Ассамблеянең эшчәнлеген нәтиҗәлерәк итүгә юнәлдерелгән каралар кабул ителде. Шулай ук оешманың яңа җитәкче органнары да сайланды. Юрий Лужков тагын Ассамблея җитәкчесе итеп сайланды.

Киңәшмә кысаларында медицина өлкәсенә кагылышлы конференция дә үтә. Анда Уфада радиодулкынлы хирургияне үстерү мәсьәләләре тикшерелә. Җыен барышында шушы оешманың күргәзмәсе һәм Уфаны тәкъдим итү күргәзмәсе була. Зур шәһәрләр һәм башкалалар ассамблеясе 1999 елда төзелә. Аңа Русиянең һәм БДБ илләренең 64 зур шәһәре һәм башкаласы башкарма хакимиятләре җитәкчеләре керә.
XS
SM
MD
LG