Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Мемориал” оешмасы Русиянең миграция хезмәтен гаепли


“Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге Русиянең миграция хезмәтен кеше хокукларын бозуда гаепләде.

Бүген Үзәкнең җәмәгатьчелек игътибарына чыгарылган хисабында әйтелүенчә, Русиядә рөхсәтсез яшәгән мөһаҗирләр, туган илләренә кайтарып җибәрелү алдыннан, айлар буе уңай шартлар булмаган урыннарда тотыла. Аларны ватаннарында да, халыкара хокук кануннарын бозып, төрмә җәзасы, кыерсытулар көтә, дип әйтелә бу хисапта. Бу хәлләрнең аеруча Кытай һәм Үзбәкстан качакларына кагылуы ассызыклана “Мемориал”ның тикшеренү нәтиҗәләрендә.

Федераль миграция хезмәте исә барлык гаепләүләрне дә кире кага.
XS
SM
MD
LG