Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскилылар татар галимнәре Форумы турында


Казанда татар галимнәренең беренче бөтендөнья Форумы узуы турында “Азатлык”дулкыннарында инде хәбәрләр булды.

Омски өлкәсеннән татар галимнәре Форумында дүрт галим катнашты. Аларның икесе Омски Дәүләт педагогия университетының Тара шәһәре филиалы фәнни хезмәткәрләре, педагогия фәннәре кандидатлары Роза Шахмарова һәм Сабир Ганиев, Омскидан техник фәннәр докторы Рәис Абҗәлимов һәм иктисад фәннәре докторы Сәйдә Хәирова. Казаннан әйләнеп кайтканнан соң галимнәрнең берсе, Омски Дәүләт Сервис институты деканы, профессор Сәйдә Миндуали кызы Хәирова атнакич көнне өлкә телерадиоширкатендә татар телендә чыга торган “Сәлам” радиотапшыруында чыгыш ясады. “Минем күптөрле зур форумнарда булганым бар. Үз милләтемнән булган галимнәр арасында, тарихи ватанымда булу минем өчен бик мәгънәле булды, оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә”-, дип башлады сүзен Сәидә ханым.

“Форумның ике көн барган нәтиҗәле, уңышлы эше татар галимнәренең югары потенциалын һәм үз йолаларына, иң әүвәл үз телләренә тугры булуларын күрсәтте. Һәр чыгышта диярлек белем идеясе, мәдәният, тел темасы билгеләнде. Йомгаклау документларында мондый юнәлешләр барсы да чагылыш таптылар.

Форумда берләштерүче тел әлбәттә татар теле булды, мин шунда сөйләм телен генә белүнең аз икәнлеген аңладым,- ди икътисад фәннәре докторы.

“Сюняев, Нигъмәтуллин, Гәрәев кебек галимнәрнең пленар утырышта ясаган чыгышлары үз халкым өчен горурлык хисләре тудырды. Бер чыгышта, үзебезнең бурычка тәңгәл булыйк, - дип әйтелде. Бурыч дип биредә ике юнәлештә аңларга була: беренчедән - үзеңнең һөнәри үсешең, әгәр фәндә үсеш алсаң, синең белән үз халкың горурлана торгандыр, икенчедән - әгәр үз халкың өчен нәрсәдер эшләргә тырышасың икән, бу һәр нормаль кешенең бурычыдыр. Бик күп файдалы элемтәләр, очрашулар булды. Үзара отышлы фәнни элемтәләр. Фән өчен дә, гомум алганда безнең халыкның үсеше өчен дә мондый элемтәләр киләчәктә һичшиксез үз нәтиҗәләрен бирәчәк,”- ди Сәидә ханым Хәирова.

“Омскгражданпроект” институты директоры киңәшчесе, техник фәннәр докторы Рәис Абҗәлимовның Форумга карата фикерен телефон аша сораштык. Ул да Форумның югары дәрәҗәдә оештырылган булуы, үзенең анда катнашуыннан ифрат канәгать калуы турында белдерде. Бергәләп, тупланып эшләгәндә генә галимнәр татар дөньясына файда китерә ала, милләтне саклап калуда, мәдәниятне үстерүдә үз өлешебезне кертергә тиешбез ди,-Рәис Шакирович. Казанда Рәис әфәнденең арзанга төшә торган торак йортлар төзелеше проектлары белән кызыксынганнар. “Татарстанда минем проектлар тизрәк тормышка ашырылыр дип уйлыйм”-, ди Рәис әфәнде.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG