Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Квартал» җинаятчель төркеме әгъзаларына хокем чыгарыла башлады.


Пәнҗешәмбе Совет районы Эчке эшләр идарәсендә «Квартал» җинаятчель төркеменең 21 әгъзасына хөкем чыгару башланды. Гаепләүчеләр сүзләренчә әлеге төркем 12 кеше үтерү, 11 урлау очрагы һәм 1 кеше урлау очрагында гаепләнәләр. Тикшерү күрсәткәнчә «Квартал» төркеме казанда 1996 елда барлыкка килгән. һәм аның башлыгы Автондел Янаков булган. Төркем әгъзаларына хөкем чыгарылса да, төркем башлыгы Янаков хәзерге Грециянең Салодики шәһәрендә качып ята икән. Ул милләте һәм гражданлагы буенча грек. Хәзерге вакытта Русия прокуратурасы Янаковның кире Русиягә кайтарылуы турында Греция хакимияте белән сөйләшүләр алып бара. Тикшерү барышында төркем әгъзаларыннан зур күләмдә корал табыла. Бу 20 пистолет, 42 гранат, 2 мина, 13 шашка. Гаепләнүчеләр сүзләренчә гаепләнүчеләрнең күбесенә гомерлек төрмәгә ябылуы яный.

XS
SM
MD
LG