Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тбилисида ил җитәкчелегенә каршы урам җыены үтә


Грузия башкаласында оппозиция вәкилләре президент Михаил Саакашвилиның вазыйфасыннан китүен һәм парламентны таратуны таләп итеп, урам җыены үткәрә. Бүген анда 4 меңләп кеше катнашты дип хәбәр ителә.

Каршылык чараларына Грузиянең, коррупциядә гаепләнгән, элекке саклану министры Ираклий Окруашвилины кулга алу этәргеч бирде.

Шушы көннәрдә Ираклий Окруашвили ил президентын хакимиятне тулысынча үз кулына алып бетүдә, кеше хокукларын бозуда һәм үзенә ошамаган кешеләрне юк итү омтылышларында кискен гаепләп белдерү ясаган иде.
XS
SM
MD
LG