Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:28

Виктор Ющенко сайлауалды чыгышларына рөхсәт алды


Киевтәге төбәк мәхкәмәсе, бу якшәмбедә ил парламентына үтәчәк сайлаулар алдыннан, президент Виктор Ющенко “Безнең Украина-Халык үзсаклануы” берләшмәсенә теләктәшлек белдереп чыгыш ясый ала, дигән карар чыгарды.

Элегрәк Үзәк сайлау комиссиясе бу канунны бозу була дип, президентка сайлауалды чыгышларында катнашуны тыйган иде. Бүген сайлауалды агитациясе рөхсәт ителгән соңгы көн.

Соңгы сорашып белешүләр нәтиҗәләреннән күренүенчә, Украина Югары Радасына Төбәкләр фиркасе, президент яклы “Безнең Украина-Халык үзсаклануы” фиркаләре берләшмәсе һәм Юлия Тимошенконың тарафдарлары үтәчәк, дип көтелә.

XS
SM
MD
LG