Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:53

Минатом каршында пикет узды


Чиләбе өлкәсендә 50 ел элек булып узган Кыштым фаҗигасына багышлап, атом энергиясе министрлыгы каршында Мөхәммәт Миначев җитәкләгән Ватан оешмасы «Яблоко» партиясе белән берлектә пикет уздырды. Мондый пикет Мәскәүдә инде икенче тапкыр уза. Узган елгы чарада пикетчылар янына министрлыктан беркем чыкмаса да, аларга иң кимендә министрлык бинасы янында ук торырыга рөхсәт бар иде. Быел инде пикетчыларны министрлыкның коймасы артына куып чыгардылар. Пикетчылар тоткан плакатларда «Кешеләр өстеннән экспериментны туктагыз!», «Минатом убери за собой», «50 лет геноцид над татарами» дигән плкатлар белән беррәттән, атом фаҗигасеннән соң туган гарип балаларның фоторәсемнәре дә бар иде. «Яблоко» партиясе яшләре бу чаранының сайлау алды аксиясе дисә дә, партия җитәкчеләренең берсе булган Сергей Митрохин Чиләбе өлкәсендә 50 ел элек булган фаҗига нәтиҗәләре белән яхшы таныш булуын белдерде.

1957 елда Маяк атом калдыклары эшкәртү берләшмәсендә килеп чыкка каза нәтиҗәсендә 170тән артык торак җир зарарланган булган. Заманында барлык рус авыллары хәфефсез урынган күчерелгән, ләкин 2 татар авыл Мөслим һәи Татар Караболагын күчерү турындңа сүз дә булмаган. Сергей Митрохин, «Без 2003 елда бу авылларга барып, күчергә ниятләре булган хуҗалыкларның исемлеген төзедек диде. Һәм шул исемлек белән ул авылларны зарарсыз җирләргә күчерүне сорап, 2003 елның декәберендә президентка бардык. Ләкин авылларны күчерү эше бары тик «Росатом» рәисе булып Кириенко билгеләнгәч кенә башланды. Бу эшләр өчен акчаны хөкүмәт бирсә дәни өчендер авылларны күчерү эшләре белән хосуси ширкәт шөгелләнә башлаган» - диде Митрохин. Без бу хакта дәүләт программасы булуны таләп итәбез, диде Митрохин. Ул шулай ук Мөслим авылы хуҗалыкларының бары тик өчтән икесен генә күчерү турында фәрмән бар. Һәм без, күчерелми калганнарга, радиасия шартларында яшәүчеләр өстеннән экспериминтны дәвам итәргә уйлыйлардыр дип, шикләнәнбез, диде. Аяныч та шунда, ул авылларны күчәр өчен урын шул ук җирләрдән 2 генә чакырым ераклыктан бирелгән. Анда да шул ук зараларнган Теча елгасы, шул ук зарарланган туфрак диде Митрохин. Һәм ул, без Кыштым фаҗигасенең 50 елллы уңаеннан Мәскәүнең татар диаспорасы белән берлектә, хөкүмәт бу кешеләр алдында бурычлы һәм ул аны үтәргә тиеш, дип искәртәбез, диде Сергей Митрохин.

29 сентябрдә бу казага быел 50 ел тула. Шул уңайдан Чиләбе өлкәсенә барырга җыенган, пикет оештыручыларның берсе Мөхәммәт Миначев та татар авылларны күчерү эшенә дип бирелгән акчалар белән хосуси ширкәтләр кулына бирелгән. алар зур тоткарлык ясый диде., зарарланган авылларда яшәгән татар кешеләренең хәлләре авырлыгына борчылу белдерде. Безнең халык өстенән 50 ел инде эксперимент бара диде Мөхәммәт Миначев.

Шулай итеп бүген Мәскәүдә Чиләбе өлкәсендә 50 ел элек булган Кыштым фаҗигасе уңаеннан Минатом бинасы каршында пикет узды. Алар «Росотам» рәисе Сергей Кириенко исеменә мөрәҗәгатъ тә кабул иттеләр.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG