Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Мьянмада янә урам җыены


Янгон – Хакимиятләрның куып тарату янавына карамастан, Мьянманың иң эре бу шәһәрендә бүген дә демонстрантлар җыелды. Көнбатыш мәглүмәт чаралары хәбәр итүенчә, хәрбиләр аларны камауга алган, чуалышлар күзтелә.

Бүген Мьянмага Берләшкән Милләтләрнең махсус вәкиле Ибраһим Гәмбәри килде. Ул Мьянмада 45 ел хакимияттә торган хәрбиләрне низагны тыныч юл белән хәл итергә үгетләргә җыена.

Чәршәмбедән бирле барган чуалышлар нәтиҗәсендә кимендә 13 кеше һәләк булган, дистәләгәне яраланган, йөзләгән кеше кулга алынган диелә.

XS
SM
MD
LG