Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина сайлауларга әзерләнә


Киев – Якшәмбедә Украинада парламент сайлаулары үтәчәк. Соңгы 3 елда бу инде 4нче сайлаулар булачак. Бу сайлаулар Көнбатыш тарафлы президент Виктор Ющенко белән Русия тарафлы премьер Виктор Янукович арасындагы сәяси каршылыкны бетерү максаты белән билгеләнгән иде.

Әммә белгечләр фикеренчә, каршылык сайлаулардан соң да калырга мөмкин. Парламентка үтер дип көтелгән партияләрнең барысы да тавыш бирү вакытында хәрәмләшүләр булачак дип белдерә.

Парлалменттагы 450 уырнга 20-ләп партия һәм блоклар дәгъва итә.

Сайлаулар үтте дип саналсын өчен анда сайлаучыларның кимендә 50%-ты катнашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG