Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Исламабадта полиция белән демонстрантлар арасында чуалышлар


Исламабад – Пакстан башкаласында полиция белән демонстрантлар арасында чуалышлар булды. Полиция аларны куып тарату өчен күсәкләр һәм күздән яшь чыгара торган газ кулланды.

200-ләп оппозиция вәкиле 6 октябрьдә үтәчәк сайлауларда президент Пәрвәз Мөшәррәфнең янә катнашу ниятенә каршы протест белдерде.

Оппозиция фикеренчә, Мөшәррәф баш хәрби җитәкче буларак, сайлауларда катнаша алмый. Пакстанның Югары мәхкәмәсе оппозициянең бу таләбен игътибарга алмады.

XS
SM
MD
LG