Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:16

Украинада парламент сайлаулары


Киев – Украинада бүген вакытыннан алда парламент сайлаулары үтә. Соңгы 3 елда бу инде 4нче сайлаулар Көнбатыш тарафлы президент Виктор Ющенко белән Русия тарафлы премьер Виктор Янукович арасындагы сәяси каршылыкны бетерү максаты белән билгеләнгән иде.

Парламеннтагы 450 урынга 20-ләп партия дәгъва итә. Белгечләр фикеренчә, аларның берсе дә яңа хөкүмәт төзү өчен җитәрлек тавыш казана алмаячак. Кайбер хәбәрләргә караганда, президент Ющенко элекке тарафдары һәм элекке премьер Юлия Тимошенко белән берләшү юллары эзли башлаган.

Сайлаулар барышын 3 меңләп күзәтүче күзәтә. Инде беренче тәртип бозулар теркәлгән. Луган төбәгендә 1 кулга 2 бүллетен бирелгән. Харьков һәм Кировоградта сайлаучыларны Төбәкләр партиясенә тавыш бирү өчен аутобуслар белән ташыганнар.

Украинада барлыгы 37 миллион кешенең тавыш бирү хокукы бар. Сайлаулар үтте дип саналсын өчен аларның кимендә 50%-ты тавыш бирергә тиеш. Тавыш бирү урыннары җирле вакыт белән кичке 10-да ябыла.

XS
SM
MD
LG