Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:57

Дагыстанда милициягә һөҗүмнәр


Махачкала – Дагыстанда милиция хезмәткәрләренә яңа һөҗүмнәр ясалган. Сергокалин районында милиция хезмәткәре Әсхзб Ибраһимов атып үтерелгән. Билгесез кешеләр аның машинасына ут ачкан, соңнан качкан.

Якшәмбегә каршы төндә Кызылйорт шәһәрендә җинаятләр тикшерү бүлеге башлыгы Мөхәммәтрәсүл Гасанов үтерелгән. Аңа үз өе каршында аутоматтан ут ачканнар.

Шимбә кичендә Гуниб районында булган атышулар нәтиҗәсендә Гонод авылының 9 кешесе, шул исәптән бер милиция хезмәткәре һәлак булган. Һөҗүмчеләр башка районнан килеп бурыч кайтарырга таләп иткән дигән хәбәрләр бар. Тикшерү эшләре бара.

XS
SM
MD
LG