Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнәдә сугышчыларны аулыйлар


Грозный – Чечнәнең Ведено районы тауларында эчке эшләр министрлыгы хәрбиләре бер төркем мөҗәһетдинне аулый. Якшәмбегә каршы төндә милиция "урманда сугышчылар сыена" дигән хәбәр алган. Махсус көчләр урынга барып, дистәдән артык мөҗәһетдиннән торган төркемгә тап булган. Атышу нәтиҗәсендә берничәсе яралан. Хәрбиләр фикеренчә, үзен Хаттабның варисы дип атаган гәрәп сугышчысы Мөхәнид тә алар арасында булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG