Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзай сүзчесе: Талибанда корал ташлау мәсьәләсендә җитди бәхәсләр бара


Кабул – Әфганстан президенты Хәмит Карзайның сүзчесе, Талибан сугышчылары арасында корал ташлау мәсьәләсендә "җитди бәхәсләр бара" дип белдерде.

Шимбә көнне Карзай Талибан җитәкчесе Гөмәр муллага очрашып сөйләшү тәкъдиме ясады. Берүк вакытта ул, солыхка алмашка Талибан вәкилләренә хөкүмәттә урын бирергә вәгъдә итте.

Талибан сүзчесе Кари Йосыф Әхмәди, американ һәм НАТО көчләре илдән китми торып, Талибан Әфганстан рәсмиләре белән сөйләшүләргә бармаячак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG