Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:52

Йәмәндәге вулкан атудан корбаннар бар


Йәмәндәге көчле вулкан ату нәтиҗәсендә, ким дигәндә, 4 кеше һәлак булган, 9 кеше хәбәрсез югалган. Әлеге вулкан Йәмән ярыннан ерак түгел Кызыл диңгездәге зур булмаган утрауда уянган. Утрауның көнбатыш өлеше тулысынча җимерелгән, дип хәбәр ителә. Утрауда беркем дә яшәми диярлек. Шулай да анда хәрби корылмалар урнаштырылган булган. Кораблар диңгездә исән калган гаскәриләрне эзли. Вулкан әле дә көл һәм утлы агым чыгаруын дәвам итә.

XS
SM
MD
LG