Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:28

Суданның Дарфур төбәгендә тынычлык көчләренә һөҗүм ясалды


Суданның Дарфур төбәгендә тынычлык көчләренә ясалган һөҗүм дөнья җәмәгатьчелегенең нәфрәтен кузгатты. Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль секретаре Пан Ги Мун, шушы уңайдан кискен белдерү белән чыгыш ясап, Судан хакимиятләреннән, кичекмәстән, гаеплеләрне тоткарлау өчен чаралар күрүне таләп итте.

Африка берлеге тынычлык көчләре ныгытмасына һөҗүм узган шимбәдә ясалган иде. Нәтиҗәдә, кимендә 10 гаскәри һәлак булган, сигезе яраланган һәм иллеләп хәрби хәбәрсез югалган. Дарфурдагы гыйсьянчы хәрби төркемнәр бу һөҗүм өчен бер-берсен гаепли. 2003 елдан бирле канлы тарткалаш барган Дарфурда тынычлык көчләренең 7 мең гаскәрие урнаштырылган.

XS
SM
MD
LG