Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Татар галимнәре нигә туплана?


Римзил Вәли. ”Азатлык”ның якшәмбе тапшыруларында эфирга чыгучы түгәрәк өстәл сөйләшүенең мәгънәсе һәм кызыгы кара-каршы утырып, бик мөһим бер темага ачыктан-ачык фикер алышу. Фикерләр тәңгәл килмәгәндә бәхәсләшеп алырга да мөмкин. Ризалашмаган очракта үз фикереңдә калсаң да, берни түгел. Ә менә бер-береңне куәтләү яки инкарь итү, һәм әлбәттә игътибар белән тыңлап тору, каршы фикерләрнең дә барлыгына күнегү гадәти хәл. Белмим, бу юлы кара-каршы, аяк терәп әйтешү килеп чыгар микән? Әмма бүгенге әңгәмәнең темасында каршылык бар. Фән, галимнәр һәм милли мәсәлә. Һәр галимнең япон, инглиз, татар, урыс, яисә ингуш милләтеннә булуы табигый. Ә менә инде фәнгә кереп киткәч, аның объектив, үзгәрмәс таләпләренә һәм принципларына буйсынмыйча булмый. Ике икең дүрт, теләсә нинди милләт өчен дә Пифагор теоремасы да, Энштейнның бөек теориясе дә, Эвклид белән Лобачевскийның параллель сызыкларның кисешү, кисешмәү турында тартышлар һәркайда бер үк төрле кабул ителә. Милләт монда не причем, диләр. Бәлки шуңадыр бөтен дөнья татар галимнәренең беренче форумы алдыннан Казандагы рус телле бер популяр гәзит татарларның галактикада урын эзләве турында мәкалә бастырган иде. Киная белән әлбәттә. Янәсе татар галимнәре җыела да, тапкырлау таблицасының татарча мәгънәсен аңлата, яисә татар милләтчелеге белән мавыгып китеп, кемгәдер каршы тупланалар. Уен эш түгел бу, чөнки төрле фәнни лабораторияләрдә, яшерен институтларда эшләүче галимнәргә татар булган өчен шикләнеп карый башласалар, профессор, кафедра мөдире итеп сайлаганда элекке паспорттагы 5 графа буенча иләк аша үткәрсәләр эшләп харап. Дания Заһидуллина. Сирәк булса да, миңа да андый фикерләр ишетергә туры килде. Римзил Вәли. Бу форум узган атнада әйбәт кенә үтеп китте. Бөтен дөнья татар конгрессы һәм Татарстан фәннәр академиясе чакырып китергән 500 гә якын галим 90 нчы еллар башындагы милли хәрәкәт активистлары кебек кайнап гөрләп тордылар. Милләт һәм дөнья киләчәге турында киңәштеләр. Бүгенге түгәрәк өстәлдә шул җыенның бер ягына гына игътибар итәсе килә. Шулай да фәннең милләте бармы, юкмы? Әле бит бөек галим булып, мин планета кешесе, мин дөнья академигы дип йөрүче кардәшләребез дә бар. Роальд Сәгъдиев бу юлы үзе килмәсә дә, барыбер Казанга кайткан вакытта татарлыгы исенә төшә. Һәм аның зур галим булуы, барыбер татарларның абруена нур өсти. Яисә Надир Дәүләт Төркиядә яшәсә дә, әллә нинди университетларда эшләсә дә, аның фикерендә һәм күңелендә һәрвакыт бер мантыйк һәм бер моң ишетелә- татар халкы, аның төрки дөньясындагы һәм гомүмән тарихтагы урыны һәм бүгенге проблемалары. Дөрес, бу юлы ул да Казанда күренмәде. Ул бу хакта ни уйлый икән? Төркия галиме ул, әллә татар фәнен күтәрүчеме? Менә шушы мәсәләләр турында түгәрәк өстәлдә бүген сез Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Рүзәл Йосыпов һәм шул ук академиянең гыйльми сәркатибе, академиягә күптән түгел әгъза мөхбир итеп сайланган Дания Заһидуллинаның фикерләрен ишетерсез, шулай ук Кытайдан, Румыниядән, Казахстаннан, Иркутскидан килгән галимнәрнең фикерләре дә яңгырар. Сүзне Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Рүзәл Йосыпов башлый. Рүзәл Йосыпов. Татар галимнәренең бөтендөнья форумы уңышлы узды. Фәннәр Академиясе җитәкчеләре бу зур мәҗлес белән бик канәгать булып калдылар. Килгән кунаклар илһамланып, дәртләнеп, киләчәктә тагын да нәтиҗәлерәк эшләү уйлары белән киткәннәрдер. Ә үрмәлнең милли була алырмы, халыкара була алырмы, минем фикерем шундый. Гомумән фәнне алганда, әлбәттә фән милли түгел. Чөнки математиканы, физиканы, биологияне алганда, алар бөтен халыклар өчен дә бер. Гуманитар фәннәрне алсак, ягъни филология, әдәбият, тарих, сәнгать – монда фәннәр һичшиксез милли төс алалар. Менә татар теле -татар милләте белән бәйләнгән. Татар әдәбияте дә, Татарстан тарихы да шулай, аның этнологиясе, этнографиясе, сәнгать. Шуңа күрә чакыруның максаты – бары татар фәне кешеләре генә булсын түгел, гомумән бөтен дөньяга сибелеп яшәгән галимнәрне җыеп сөйләшү иде. Кешеләрне туплау, берләшү, бергә сөйләшү һәм киләчәктә үзара берләшеп яшәү, ә мөмкин булса, кайчандыр аларның бабалары, бабаларының бабалары Татарстан җиреннән чыкканнар, менә шушы уртак Ватанына да азмы-күпме кулларыннан килгәнчә ярдәм итә алу – шушы турында сөйләшү булды. Австралиядагы кеше үз өлкәсендә эшли, әмма ул татар халкына, татарларга бәйләнешле фәннәргә хезмәт итә ала. Әйтик, татарларның әле билгеле булмаган тарихы бар. Тарихи истәлектләр ята. Безнең галимнәрнең аларны җыеп алганы юк. Аларны тупларга, өйрәнергә, чыгарырга, халыкка тәкьдим итәргә кирәк бит. Сәнгатькә килсәк, кайдадыр халыкның үзенчәлекле яклары бар. Кыскасы, галимнәргә эш бар. Шуңа күрә форумның максаты бөтен көчләрне, ә алар зур, туплау иде, берләштерү. Бөтен татар галимнәренең хезмәте татар халкына хезмәт итсен иде. Римзил Вәли. Ә хәзер Румыниянең Төркмәнстандагы илчесе тарих фәннәре докторы Тасин Җемилнең форумдагы чыгышыннан бер өзек тыңлыйк. Тасин Җемил. Бу форумны уйлап чыгарган кешеләргә рәхмәт әйтәсе килә. Ул бөтен дөнья татарлары өчен мөһим. Дөнья татарлары өчен берләшү кирәк. Бу берләшү безнең тарихта күптән көтелгән иде. Шуның өчен дә без читтәрәк калдык. Ялгыз бер Дәүләт бар татар халкыннан торган – бу татар дәүләте, сезнең Дәүләт, Казан аның башкаласы. Минем фикеренчә, татарлар аз булсалар да, күп булсалар да, чит илләрдә тупланган татарларның Татарстанда тупланулары кирәк. Бу яшәүебез өчен, телебез өчен кирәк. Римзил Вәли. Казахстанда яшәүче галим Мөнир Ерзиннең карашлары тагын да ачыграк милли рухлы яңгарады. Мөнир Ерзин. Галимнәр форумының әһәмияте бик зур. Татар халкының нинди халык икәнлеген, гыйлем, фән белән шөгыльләнгән, мәгрифәтче халык икәнлеген аңлата. Төрки халыклар чит илләрдәге галимнәрен җыеп мондый форум уздырганы юк. Татарстан беренче булып уздыра. Шуңа күрә мин татар халкына, форумны оештыручыларга рәхмәтлемен. Римзил Вәли. Ерак Иркутскидан килгән физика, математика фәннәре кандидаты Гөлнур Әхмәтшина да үзенең төгәл фәннәреннән бигрәк Татарстан, татар халкы дип җан ата икән. Гөлнур Әхмәтшина. Читтә торган татарларның дәрәҗәсен башка милләтләр арасында бу форум бик күтәрә. Татарстанның алга киткәненә без бик шатланабыз, горурланабыз. Иркутскида бөтен үткәрелгән чараларга татарларны чакыралар. Хәзер татарның дәрәҗәсе күтәрелде. Элек шулай булмады. Кайсы милләтнең форумы бар? Мин белмим. Римзил Вәли. Фәннәр академиясенең президенты Әхмәт Мазһаров үзе нефтехимия белгече булса да, милләт һәм милли мәсәләләр аның өчен бик мөһим. Әхмәт Мазһаров. Бөтен дөнья татар галимнәрен бергә туплауның сәбәбе ике бүлектән тора: беренче – бөтен дөнья татар галимнәрен бергә җыеп, таныштырырга, татар халкының, Татарстанның киләчәген бергә уйларга. Икенче – республикада бик күп технопарклар, фондлар төзедек. Татарстанда яңа экономиканы алып бару өчен яңа фикерләр, яңа уйлар, яңа машиналар галимнәрнең башында гына туалар. Шуңа күрә Татарстандагы галимнәрнең булуы гына җитми, яңа ысуллар, яңа технологияләр кирәк. Аларга эшләр өчен без мөмкинчелекләр тудырабыз. Дания Заһидуллина. Фәннең милләте булмаса да, галимнәрнең милләте бар. Әлеге форумга җыелган галимнәрдән без анкеталар җыеп алдык. Фәннәр академиясендә 107 анкета тупланды. Көн саен анкеталар килүе дәвам итә. Анкеталар язучылар арасында һәрберсе үзенең милләтен татар дип күрсәткән. Дөрес, килүчеләр арасында рус телле галимнәр дә бар иде. Ләкин, алар үзенең милләтен татар дип билгеләгәннәр. Димәк, аларның күңелләрендә Татарстанга һәм татар халкына ярдәм итү ята. Алар Татарстан проблемаларын яхшы беләләр, үз проблемалары кебек кабул итәләр. Фәннәр академиясенең президенты Әхмәт Мазгаров пленар утырыштагы чыгышында болай дигән иде: “Һәр халыкның дөнья тарихына керткән өлеше - ул галимнәрнең фән тарихына керткән өлеше белән билгеләнә”. Бу чыннан да шулай. Бу форумда күренекле астрофизикларыбыз, танылган тарихчы, чит ил тарихлары белән шөгыльләнүчеләребез турында белдек. Алар татарларның дөнья фәнендә тоткан роле хакында күз алларга мөмкинлек бирә. Галимнәрнең Татарстанга килүе Татарстан халкы өчен дә кирәк, дип саныйм. Чөнки Татарстан үзе мондый уллары белән, мондый галимнәре белән горурланырга тиеш. Римзил Вәли. Бер шагыйребез язганча, армиягыз кайда соң сезнең, татар генераллары? Татар галимнәре турында алай әйтеп булмый. Сез татар галиме, сез татар халкының барлыгы. Роберт Нигматуллин, Рәшит Сөнәев бик кызыклы лекцияләр белән чыктылар. Казан Мәдәният Үзәгенең конференц залында үткән өлеше техниклар утырды, бу ягында гуманитарлар. Сезгә аларның фәннәр турында сөйләшүенең татар милләтенә нинди төсмер бирә, яки ничек аңлата? Рүзәл Йосыпов. Бу турыдан туры татар халкы белән бәйләнештә булмаган зур галимнәр, биек шәхесләр Роберт Нигмәтуллин, Рәшит Сөнәев. Аларның килүенең, шушы олуг галимнәрне тыңлавының патриотик роле бик зур. Без шушы күренекле шәхесләр белән тәрбия бирәбез яшьләргә. Горурлансыннар үз халкы белән. Безгә яшьләрне күбрәк милли рухта тәрбияләргә кирәк, үз халкына мәхәббәт уятырга кирәк. Форумдагы галимнәрне тыңлап, алар илһам булалар, дәртләнәләр, татар булуына горурланалар. Форумның сәяси әһәмияте дә бик зур. Римзил Вәли. Чыннан да астрономия, океанология, экономика турында сөйләгәндә ә татар милләтенең язмышы турында уйларга аңа ярдәм итәргә мөмкин икән. Бик сирәк була торган хәл дә күренде. Фәнни форумда милли һәм сәяси хисләрнең кайнап китүе. Казахстанда яшәүче фәннәр докторы Гриф Хәйруллин үзенең бик саллы чыгышы ахырында шигърият жанрына күчте. Гриф Хәйруллин (чыгыштан өзек): Татар булып килдем мин бу дөньяга, Татар минем килеш-килбәтем, Язмышыңны уйлыйм синең һәрчак, Туган халкым, асыл милләтем. Күп афәтләрне йөреп чыктың, Беләсеңдер яшәү хикмәтен. Бәлә-казаларга бирешмәдем Татар халкым, сабыр милләтем. Фәүзия Бәйрәмова (чыгыштан өзек): Киләчәктә һәр татар урыска әйләнергә мөмкин. Чөнки милләт шундый шартларга куелган, ул 50 % катнаш никахлардан һәм 80 % урыс телле татарлардан тора. Россияда моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. Россия империясе 1552 елдан татар халкына каршы геноцид сәясәтен алып бара. Римзил Вәли. Милли хиснең фәнни тирәнлек, салкын акыл белән нигезләнүе, фәнни эшчәнлекнең милли кыйбладан читләшмәве өчен кирәк булгандыр бу форум. Аны үткәрүдән алынган сабаклар, җитешсезлекләр турында академиянең вице-президенты Рүзәл Йосыпов сөйли. Рүзәл Йосыпов. Мин үзем өчен сабак алдым, киләчәктә мондый зур мәҗлесләр оештырганда тагын да яхшырак оештырырга кирәк, җитешсезлекләрне булдырмаска кирәк. Римзил Вәли. Бу очракта инде барлык татарларны яки татарга хөрмәт белән караган галимнәр күбрәк җәлеп итү турында сүз бара. Надир Дәүләтне күрмәдем. Дания Заһидуллина. Минемчә, форум көтелгәнгә караганда күберәкне бирде. Чөнки ике көн эчендә үзебез көтмәгән техника һәм медицина өлкәсе буенча бик күп договорлар төзүен күрдем. Үзбәкстаннан килгән Аколаев Әхмәт Нурмөхәммәт улы Татарстан медицина академиясе белән, медуниверситет белән килешүләр төзеде. Киләсе елда Үзбәкстаннан абитуриентлар киләчәк. Әзербайджаннан килгән фәннәр докторы Рәшит Әнвәрбәк улы микробиология һәм эпидемиялогия институты белән килешү төзеп китте. Алар бергәләп эшләргә җыеналар. Мин китергән мисаллар аерым мисаллар гына. Берничә көн барган форум Татарстан экономикасына сизелерлек өлеш кертте. Рүзәл Йосыпов. Тагын шуны өстәп әйтә алам, киләсе форумда дөньяда сибелеп яшәгән татарларны тагын да күбрәк чакырырга мөмкинлекләр бар. Кызыклы, күренекле кешеләр тагын да бар әле. Мондый чара бер кулда, бер оешмада булырга тиеш. Римзил Вәли. Шулай итеп, галимнәр җыелганда фән беренче урындамы, сәясәтме, милләтме - бу хакта һәркем үзенчә уйлый. Читтән килгән галимнәр аралашу, уртак милли мәнфәгатьләр турында күбрәк уйлый, ә Татарстанның абруйлы академик җитәкчеләре республиканың социаль-икътисадый үсешенә, фәнни хезмәттәшлекнең тәэсирен күз алдында тота. Кем хаклы? Хәтерегездәме, бер акыл иясеннән бер шәкерте болай дип сораган: әле генә сез капма- каршы фикердәге ике кешенең һәркайсына ”син хаклы” дип җавапладыгыз. Алай булмый бит, хакыйкать берәү генә дигән бу. Ә аксакал уйлап торган да: ”Син дә хаклы”, - җавап биргән. Бу юлы да шулай - фән дә кирәк, милләт тә, Татарстан да, татар яшәгән илләр дә уртак мәнфәгатьләрен оныта алмый. Һәм бу бик табигый.
XS
SM
MD
LG