Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:46

“Бердәм Русия” алдаланган торак алырга теләүчеләрне яклый


Сәясәт темасын дәвам итеп, атна ахырында узган дәүләт шурасы утырышында каралган төп мәсьәләләрнең берсе - өлешләп акча кертеп фатир алырга теләүчеләр. Билгеле Казанда үз акчаларын фатир алырга дип төзелешкә керткән һәм шул рәвешле төзелеш фирмалары тарафыннан ялганланган кешеләр шактый. Утырыш көнне, плакатлар тотып, дәүләт шурасы бинасы янына чыгулары, бу аларның беренче генә очраклары түгел инде. Матбугатта да бу турыда күп сөйләнде. Утырышта әйтелгәннәрдән, бүген Казанда гына 2304 гаилә ялганга очраган, 20 йорт төзелеш вакытсыз туктап тора. Бу кешеләргә нишләргә дигән сорауга күп фикерләр яңгырады. Әллә сайлау алдыннан, әллә чынлап та ялганланучылар хакында борчылыпмы “Бердәм Русия” алар ягына басты. Аерым алганда, җыелышта, Фәрит Мөхәммәтшин, “без бу кешеләргә булышмыйча булдыра алмыйбыз, алдаучылар үз эшләре өчен җавап бирергә тиешләр”. Плакат күтәреп торучылар бигрәк тә Мамонтов дигән кешегә бик ачулы икән. Чөнки ул җитәкләгән “Казкам” төзелеш ширкәте дә фатир көтүчеләрне алдалаган. Ә Мамонтовбның үзенең дә “Бердәм Русия” әгъзасы, депутат булуы билгеле. Шуңа күрә дә кайбер белгечләр дәүләт шурасы утырышында “Бердәм Русиялеләрнең” бу мәсьәләне тикшерүенә көлемсерәп карый. “Үзләре халыкны алдый, үзләре шул ук вакытта ярдәм күрсәтмәкче була алар” диючеләр дә бар белгечләр арасында.

XS
SM
MD
LG