Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камилә Дәүләтшин-Линдер Җилдәр авылына кайтты


60 елдан артык халык дошманы, Совет сәясәтенә яла ягучы һәм социализмны җимерүче булып саналган Тәмербәк Дәүләтшинның Алманиядә яшәүче кызы Камилә беренче тапкыр Русиягә һәм Казанга килеп әтисенең фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләшүләрдә катнашты. Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Камилә Дәүләтшин – Линдер, үзенең тормыш иптәше Людвиг һәм Казан университеты профессоры, татар филологиясе факультеты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев, Бөтендөнья татарлар конгрессы вәкилләре белән Башкортостанга барып кайтты.

Тәмербәк Дәүләтшин тумышы белән Башкортостаннан. Ул Миәкә районының Җилдәр авылында 1904 елда туган. 18 яшендә Миякә район мәхкәмәсендә сәркәтип булган, 20 яшендә Раевкада судья булып эшли башлаган. Иркутскида һәм Казанда хокук белгеченә укыгач, Уфага икътисад галиме, җитди белгеч һәм идарәче булып киткән, 1937 елда берничә айга төрмәгә утыртылып, гәебе табылмагач акланган. Әмма Тәмербәк яңадан Уфадагы эш урынына кайтмыйча, Казанга киткән һәм сугышка кадәр республика Югары Советының хокук бүлеген җитәкләгән, фән белән шөгелләнгән. Шуннан соң, сугышка киткән һәм беркайчанда туган җиренә кайтмаган. Ул 1983 елдагы Алманиядә вафат булган. Җилдәр, Миякә, Раевка, Уфа якларында Тәмербәк Дәүләтшинның сугышка кадәргә 36 еллык гомерен хәтерлиләр. Бигрәк тә НКВД органнары Германиядәге эшчәнлеге өчен Тәмербәкнең үзен генә түгел, хәтта аның якташларын, якын кардәшләрен гафу итмәгәннәр. Дәүләтшинның табигый сәләтләре, гадел, принципиаль карашлары искитәрлек булса да, аның ленинчыл милли сәясәтне тәнкыйтьләве дөрескә чыкса да, бу шәхес Татарстан һәм Башкортостан өчен бөтенләй дөньяда булмаган хәлдә күрсәтелде. Ул бары тик “дошман, ялган таратучы, КПСС ка яла ягучы”.

Камилә Дәүләтшинның Алманиядән Казанга килеп, аннары әтисенең Башкортостандагы туган нигезен күрү теләге бик табигый. Тәмербәк Дәүләтшин исән чагында туган җирне кайтып күрүне кызына васыят итеп калдырган. Гомумән, бу үзенчәлекле шәхесне һәм аның исемен туган халкыннан һәм җиреннән беркем дә аера алмый. Дәүләтшин исеменең үз җиренә кайтуы бүгенге җәмгыять өчен тирән символик мәгънәгә ия.

Бу сәфәрнең ничек үтүе, онытылмас очрашулар турында җентекләп сөйләү һәм язулыр киләчәк өчен. Ә хәзергә шул: Камилә аның ире Людвиг һәм КДУның татар факультеты җитәкчесе, Алманияге татар әсирләре тарихы белән шөгылләнүче Искәндәр Гыйләҗев, татар конгрессының башкарма комитетының бүлек мөдире Рөстәм Гәйнетдинов кечкенә машинада ике көн һәм бер төн эчендә Әлмәт, Бөгелмә аша Бәләбәйгә килделәр. Андагы татар гимназисендә укытучылар, укучылар белән очрашканнан соң, Башкортостанның Миякә район үзәгенә, аннары Җилдәргә, Дәүләтшин 17 яшендә оештырган Тәмербәк авылына килделәр, Исламгол, Тулубай, Бишбүләк районының Азнай, Ает, Дүсән авылларында булып, Ырымбур өлкәсенең Пономаревка, Абдуллино районнары аша дүшәмбегә каршы төнгә Казанга кайтып җиттеләр. Дистәләгән очрашулар, йөзләгән яңа танышулар Тәмербәк Дәүләтшинның авылдашлары, ерак һәм якын кардәшләре белән очрашулар. Район хакимияте башлыгы Хәбир Мусин Башкортостан президенты администрациясе вәкиле Әмир Юлдашбаев белән эшлекле сөйләшүләр, Тәмербәк Дәүләтшин исеменең чыннан да җуела алмавын раслады.

Шунысы кызык дистә еллар буе Тәмербәк Дәүләтшинны кәхәрләгән, алманнарга, американнарга сатылган дип күрсәтелеп, аның исемен әйтергә тыелса да, районда урта һәм өлкән буын вәкилләре һәркайсы Тәмербәкне кем икәнлеген һәм нинди гамәлләр кылганын белеп, яшерен генә бу хакта сөйләшә торган булганнар. Тәмербәк Дәүләтшинның энесе Мулләхмәтнең 70 яшьлек улы Рәис Дәүләтшин ул гомер буе үзенең Тәмербәккә кардәшлеген яшерергә мәҗбүр булган: “Автобиографияләрдә, чит илләрдә кардәшләрем юк дип яздым. Без ул Дәүләтшиннардан түгел, фамилиядәш кенә дидем. Әмма, аның кемлеген һәм туганыбыз икәнлеген белеп яшәдек.”

Хәрби уку йортына кергәндә, Рәис Дәүләтшинның чит илдә кардәшләре булмаса да, хәзер аның Һамбург шәһәрендә ике туган абзыйсының кызы яши.

Камилә Дәүләтшинә алман, төрек, немец, инглиз телләрендә сөйләшеп, әтисенең туган ягында аның теле татарча да ачылды. Ул әтисенең туган җирен күрү өчен килүен, Җилдәргә килгәч дулкынлануын сөйләде.

Якташлары Камиләне бик җылы каршыладылар. Хәзергә музейда, рәсми кагәзьләрдә, китапларда атаклы миякәлеләр һәм җилдәрлеләр арасында Тәмербәк Дәүләтшин исемен әйтү гадәткә кермәсә дә, ул туган җиренә кайтты. Җилдәр авылында якташлар белән чәй эчкән вакытта Камиләнең тормыш иптәше, Тәмербәк Дәүләтшинның үзе исән чагында күреп танышып калган кияве Людвиг Линдер бу олы хокукчының хәрвакыт татар булып яшәвен искә төшерде, үзенең татар хатыны Камилә белән торуына бәхетле булу һәм мондый милләт хатыны белән яшәүнең искиткеч кызыклы булуын әйтте.

60 ел буе адашып йөргән хакыйкәт сукмаклары озын һәм бормалы. Бу көннәр татар җәмәгатьчелеге һәм милли сәясәт тормышына сизелерлек үзгәреш кертте. Чәршәмбе көнне Камилә Дәүләтшин – Линдер гаиләсе Алманиянең Һамбург шәһәренә кайтып китә. Тупланган мәгълүматлар һәм фикерләр тәртипкә салына. Алар матбугат һәм радио аша киң җәмәгәтчелеккә җиткереләчәк.

Римзил Вәли

XS
SM
MD
LG