Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда гаммәви мәгълүмат чаралары холдингы төзелде


Татарстанда гаммәви мәгълүмат чараларының зур холдингы төзелде. Кичә бу хакта Татарстан Республикасының киң мәгълүмат чараларының “Татмедиа” агентлыгы баш директорының беренче урынбасары Фәрит Шаһиәхмәтов белдерде.

Әлеге холдинг “Татмедиа” нигезендә оештырыла һәм ул “Татмедиа” ачык акционерлар җәмгыяте дип аталачак. Яңа холдинг үзенә 88 гаммәви мәгълүмат чарасын беләштерә. Аның акцияләре тулысынча Татарстан Республикасы милке карамагында була.

Әлеге медиахолдингка республикадагы киң билгеле басмалардан Республика Дәүләт Шурасының һәм Министрлар кабинетының рәсми басмалары булган “Республика Татарстан” белән “Ватаным Татарстан” гәзитләре һәм Министрлар кабинеты канаты астындагы “Татарстан” журналы гына керми.

Фәрит Шаһиәхмәтов сүзләренчә, якын көннәрдә үк, “Татмедиа” ачык акционерлар җәмгыятенең җитәкчеләре билгеләнәчәк һәм хезмәткәрләрнең эш хаклары бәян ителәчәк. “Һәммәсе дә хәзерге заманга ярашлы эшләнә, - диде Ф. Шаһиәхмәтов. – Татарстан Русия төбәкләре арасында беренче булып шушы юлдан китте. Һәм аның киләчәге зур”.
XS
SM
MD
LG