Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:14

Әнәкнең иң өлкән кешесе 102 яшьлек Сара әби


1октябрь календарьдә бәйрәм көне дип билгеләнмәсә дә өлкәннәр өчен шактый истәлекле көн. Бу көнне авылларда да, шәһәр җирендә картларга аерым игътибар күрсәтергә тырыштылар. Калаларда өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү, чәч кыркыту, бушлай ашау талоннары тараттылар. Актаныш районының Әнәк авылында да күрше-күлән карт-карчыкларның хәлен белде, ихатада булышып, чәй табынына дәште. Анда нинди чаралар үткәрелүе турында хәзер Гөлнар Гыйльфанова язмасыннан ишетерсез.

Әнәк авылы турында сүз кузгатуым юкка түгел. Биредә районның иң өлкән кешеләренең берсе – Сара әби гомер кичерә. 103нче(!) көзен көзләүче бу акъәби бер дә тик торырга яратмый. Кызы Гөлсинәгә кош-кортлар үстерергә булыша, кышын йорттагы вак-төяк эшләрне башкара, чәй кайнатып, табын әзерли. Алай гына да түгел, көннәр суытып, мичкә яга башлагач, газ плитәсе өстенә менеп, батарея багында су бармы-юкмы икәнен дә тикшереп тора әле ул .

Сара әби тормышның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татып чыныккан кеше. Ачлык елларын, сугыш михнәтләрен үз күзләре белән күргән. Ире Бөек Ватан сугышында вафат булгач, өч баласы белән тол кала. Күргән авырлыклары турында ул бүген дә тыныч кына сөйли алмый, хәзерге тормышына кат-кат шөкер итә.

Сара әбекәй гомере буе Шәймиевләр йөртының күршесендә тора. Күрше буларак, Шәрип Шәймиевне белә идегезме, дип сорагач, “Ул бит безнең персидәтел иде. Сугыштан соңгы елларда каралты-курада янгын чыгып, өебез янгач, Шәрип абзый күтәрергә булышты. Бик ярдәмчел, гадел кеше булды. Аңа әле дә рәхмәт укыйм”-дип җавап бирде.

Сара әбинең хәтере бик яхшы. Нинди вакыйга турында сорасаң да, шартлатып җавап бирә. Авыл халкын, күрше-күләнне догадан калдырмый. 102 яшьлек карчыкны барысы да хөрмәт итә, хәер китереп торалар.

Быел җәй әбекәйнең күңелендә шуңа бәйле вакыйга уелып калган.

Җәен Актанышта мәдәният хезмәткәрләре җыены узды. Чарага Премьер –министр урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева да килгән иде. Вакыты тыгыз булса да, Зилә ханым Президентның Әнәк авылындагы йорт-музеен карарга китә. Музейны тикшереп чыгалар. Китәргә җыенганда Зилә ханым эскәмиядә утыручы кечкенә карчыкны күреп ала, янына барып исәнләшә. Карчыкның 102 яшьтә икәнен белгәч, ул бик нык дулкынланган. Чөнки аның үз дәү әнисе дә 97 яшькә җитеп вафат булган икән. Киткәндә Зилә ханым әбигә күчтәнәч җибәрергә ният иткән күрәсең. Бераз вакыт узгач, очраклы гына танышкан әбекәйгә Зилә ханымнан тәмле җимешләр, затлы чәй, матур шәлъяулыгы килә. Сара әби бүләкләрне алып, Зилә кызына рәхмәт укып, догалар кылган.

Сара әбекәйгә авыл һәм район җитәкчелеге тарафыннан да игътибар зур .

Өлкәннәр көне уңаеннан гомумән нинди чаралар үткәрелүе турында Актаныш районы Пучы авылы җирлеге башлыгы Әсләм Зарипов менә нәрсәләр диде.

“Өлкәннәр ункөнлеге игълан ителде. Ул балалар десанты белән башланып китте. 30 сентябрьдә ярминкә узды. Авыл җирлегендә 1734 кеше яши, шуларның 447-се пенсионер. Районда иң өлкәннәр бишәү. Ә иң өлкән яшьтәгесе Сара әбекәй. Без аны кичә барып котладык, бүләкләр тапшырдык.”

Менә шундый ул Актаныш районында яшәүче 103 нче яшь белән барган Сара әбекәй. Өлкәннәр бездән әллә ни өмет итми, әмма ләкин аз гына игътибарга да алар ихлас куана.

КДУ студенткасы Гөлнар Гыйльфанова

XS
SM
MD
LG