Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулдагы шартлау корбаннары арта


Бүген Кабулда булган шартлаудан корбаннар саны арта. Соңгы мәгълүматларга караганда, 13 кеше һәлак булган, аларның дүртесе балалар. Тагын 10 кеше яраланган.

Бер интихарчы полиция хезмәткәрләре утырган автобусны шартлата. Шартлау автобуслар тукталышында була.

Соңгы дүрт көндә бу Әфганстан башкаласында икенче һөҗүм инде. Шимбә көнне анда 30 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG