Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америкада яшәүче милләттәшебез Шәмсия Апакай вафат булды


Бу көннәрдә татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Америкада яшәүче 93 яшьлек милләттәшебез Шәмсия Апакай вафат булды. Советлар Берлеге заманында, ягъни әле чикләр ачылып барганда гына Шәмсия Апакай беренчеләрдән булып Татарстанга килүгә ирешә. Нәкъ аның ярдәмендә Америкадагы татарлар белән элемтәләр урнаштырылды. Картлык елларында сукырайса да Шәмсия ханым тарихи ватаны белән элемтәне эзми, һәрдаим Татарстанга килеп тора. Күп шәхесләр белән таныша.

Америкадагы милләттәшебез Шәмсия Апакай Татарстанга беренче тапкыр рөхсәт ителгәч үк - 1987нче елны теплоходта килә. Ул заманда аңа инде 73 яшь иде. Шәмсия ханым 1914нче елны Петропалов-Камачатскида туа, инкйлабтан соң -24нче елда әти-әниләре Хәрбингә күчеп китә. Ул анда Рус колониясендә коммерция училищесын тәмамлый. 50нче елдан Япония, Төркиядә гомер кичерә, ә 61нче елдан Америка Кушма Штатларында яши башлый. Һәрвакыт милләттәшләребез тормышы белән кызыксынып тора һәм татар җырларын Япония, Төркия, Финляндия, Австралия татарлары арасында җәелдерә. Аның җырлары Тукай бүләгенә лаек булган 12 томлык Татар халык иҗаты тупланмасына да керә ди филология фәннәре кандидаты Флора Урманче. Америкадагы милләттәшебез Шәмсия Апакай Флора Урманче гаиләсе белән дус була. Шәмсия ханымның вафаты турында Флора ханым Урманче:

Океан артында Сан-Франциско янындагы беркечкенә генә кала – Берленгеймда якшәмбе көнне әниебез вафат булды дип хәбәр итте улы Вилдан әфәнде һәм аның хатыны Мәрьям.

Тукай бүләге лауреаты Флора Урманче әйтүенчә, Шәмсия ханым Татарстаннан күпләп кассеталарны алып китә торган булган. Ул җырларны туплаган. Флора Урманче:

Хәзер алар өендә 500-600 татар җыры язмалары саклана. Элегрәк шул җырларны өйрәтер өчен ул дәфтәр битеңнең сул ягына гарәп, уң ягына гарәп телендә язып тарата иде.

Шәмсия Апакай Америкада Сан-Францискода татар балаларына да фольклор, ягъни халык авыз иҗатына өйрәткнә. Татар теле, Ислам тәгълиматлары дәресләрен биргән. Шәмсия ханым һәрвакыт төрле яктагы татарлар белән аралашыра тырыша. Филолоия фәннәре кандидаты Флора Урманче:

Казанга ул Тукайның 90 еллыгына, Ислам кабул итүнең 1000 еллыган, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җыелышына килгән иде. Ләкин күзләрен саклар өчен кайсы табибка гына баруына кармастан ярдәм итмәде. Ул сукыр килеш тә йөрергә батырчылык тапты. Татар галимнәре Америкага Медисонга конференциягә баргач, Татарстан җыр һәм бию ансамбле Япониягә баргач алар белән дә күрешү җаен тапты.

Америкадагы милләттәшебез Шәмсия Апакай Бөтендөнья татар конгрессы Корылтайларында да катнашып килә. Ул Америка һәм Татарстан арасында бер күпер булдыра. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Дамир Гыйсметдин:

Бик актив әгъзабыз булды. Ул барлык очрашуларны оештыручыларның берсе иде.

Конгресс хезмәткәре Дамир Гыйсметдинов әйтүенчә, Шәмсия Апакай беренчеләрдән булып татар дөньясы, мөһәҗирлек турында үзенең мәгълүматларын җиткереп торган һәм сибелеп яшәгән татарларны туплауга зур ярдәм иткән. Шәмсия ханымның вафаты Америкадагы милләттәшләребезгә генә түгел, ә бөтен татар дөньясы өчен дә зур югалту.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG