Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 09:55

Мәскәүдә Мансур Саттаров күргәзмәсе ачылды


Мәскәүдә, Үзәк рәссәмнәр йортында Мәскәү рәссәмы Мансур Саттаровның шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу күргәзмәне моннан биш ел элек барлыкка килгән Мәскәү татар -башкорт рәссәмнәрен берләштергән рәссәм дип аталган берлек оештырган иде. Күргәзмә ачылышында берлек рәисе рәссәм Эдуард Шагеев чыгыш ясап Мансур Саттаровның эшчәнлегенә юагры бәя бирде. Гомүмән, «Рәссәм»леләр алып барган эшләр турында да сөйләде. Шуларның иң уңышлысы дип, милли мәдәни мөхтәрият каршындагы мәдәни үзәктә балалар өчен эшләп килүче рәсем түгәрәген атады. Бу күргәзмә байтак кына милләттәшләребезне җәлеп иткән иде. Ачылышта чыгыш ясаган Мәскәү милли мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәсим Акчурин, Мансур Саттаров иҗаты турында сөйләп, Мансурны портретларда кешенең күңелен күрсәтә белүче рәссәм, дип атады. Ә инде профессор Фәттәх Зәйнетдинов, « Мин Мансурның эшләрен күреп хәйран калдым. Мондый шәхесләр безнең милләтебезне күтәрә» - диде.

Мансур Саттаровны Мәскәүдә һәм чит илләрдә яхшы беләләр. Испания, Исландия, Финляндия, Германия һәм башка илләрдә дә аның шәхси күргәзмәләре узган. Соңгы елларда аның иҗаты белән Татарстан да танышты. Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә Мансур Саттаровның шәүси күргәзмәләре эшләде. Бу күргәзмләрдән соң Татарстан да аның иҗатына битараф калмаган күрәсең. Аңар «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән исем бирелүе турында да мәгълүм булды. Мансур үзе Казанда туса да, Татарстанда озак яшәгән кеше түгел. Ләкин аның әтисе Казанда яши һәм ул танылган шагыр Маннур Саттаров. Миңа Татарстанның атказанган сәнгат эшлеклесе дигэн исем бирелүе турында да беренче булып әти хәбәр итте, диде Мансур.

Ә инде күргәзмә ачылышында Мансур Саттаровка тагын бер бүләк тапшырылды. Анысы - Русиянең иҗтимагый бүләкләр комитетыннан Михаил Ломоносов исемендәге орден иде.

Нәзифә Кәримова, Мәскәү

XS
SM
MD
LG