Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Бердәм Русия” фиркасенең Бөтенрусия җылышы нәтиҗәләренә Татарстан президенты Минтимер Шәймиев фикерләре


“Бердәм Русия” фиркасенең Бөтенрусия җыелышының 2 көне дәвам итә. Утырышның 1нче көнендә булган төп яңалык - Русия президенты Владимир Путинның “Бердәм Русия” фиркасенең сайлау исемлеген җитәклиячәге. Бу турыда Ил башлыгы үзе, җыелыш барышында белдергән. Инде бүген Татарстан матбугатында бу яңалыкка Татарстан җитәкчелегенең, аеруча алганда президент Минтимер Шәймиев, Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикерләре күренде. Вести тапшыруына әңгәмәсендә Татастан президенты бу турыда менә ни диде.

Путинның мондый йөрешкә баруы, безгә вакытны саклап калырга ярдәм итәр минемчә. Кемне генә сорама, бүген һәркемдә күрку хисе бар, Путин киткәч сәясәт үзгәрмәс микән, туры юлда максатчанлыгын югалтмас микән дип, чөнки бүген Русия әле кризис юлыннан чыккан гына ил, һәм мондый вакытта киресенчә мондый нык үзгәрешләрдән сакланырга кирәк.. Минемчә аның бүгенге мондый йөреше, бу шәхси мәсьәлә генә түгел

Путиннан кала фирканең тагын ике лидеры урынында кемнәрне күрергә телисез дигәнгә Шәймиев болай җавап бирде.

Мин бу урында Владимир Владимировочны гына күрергә теләр идем.

Шулай ук әңгәмә барышында, республика президенты Борис Грызловның, фирканең региональ бүлекчәләре белән Губернаторлар җитәкләргә тиеш дигән фикере белән дә килеште. Бу турыда Минтимер Шәһмиев болай диде.

Мин бу фикерне электән үк хуплап килдем. Әгәр дә Русия президенты сиңа исемлекне җитәкләүне тапшыра икән, димәк ул сиңа ышана дигән сүз.

Ә менә республикада узачак сайлаулар вакытында кайсы фирка күпме тавыш җыя алачагы турында Шәһмиев болай фаразлый.

Көндәшләрдән беренче чиратта Комунистла фиркасен әйтергә кирәк, чөнки алар республикада инде тамыр җәйгән фиркаләрдән санала. Фашка фиркаләр дә яшәргә хаклы анысы, ләкин аларның хәлләренә бүген көнләшерлек түгел.

Сез “Бердәм Русия” фиркасенең Бөтенрусия җыелышында булган вакыйгаларга Татарстан президенты Минттмер Шәймиев фикерләрен ишеттегез.

Тулаем фирканең утырышы турында әйткәндә бер кызык нәрсәгә игътибар итәргә кирәк. Әле узган җыелышларның берсендә генә Владимир Путин депутлыкка меценатлар да бара ала, иң мөһиме акчаларын гына бирсеннәр, аларның монда утырулары мөһим түгел дигән иде. Моннан соң Татарстан исемлегендә сәясәттән бик ерак булган “Нефис Косметикс” “Трас Тех сервис” кебек эре ширкәт җитәкчеләре дә депутат булып сайланырга дип исемлеккә кертелделәр. Менә монда акча факторы үз эшен эшләгән дә иде ди кайбер белгечләр. Соңгы җыелышта, путин эшмәкәрләр турында бик кискен фикер белдерде, һәм аларның сәясәт эшләренә кысылуларын хупламады.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG