Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 07:13

Казан шәһәре күренекле язучы Василий Аксеновка үзе яшәгән йортны бүләк итә


Казан шәһәре хакимияте танылган язучы Василий Аксеновка, ул әти-әнисе белән узган гасырның утызынчы елларында биредә яшәгән йортны бүләк итә. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин бу бүләкнең атаклы якташка 75 яшь тулу уңаеннан эшләнүен әйтте. Әле Казанда “Аксенов-фест” исемле әдәби-музыкаль бәйрәм үтә.

Илсур Метшин сүзләренчә, талантлы язучының балачагы узган ике катлы агач йорт, матур итеп төзекләндерелеп, киләсе елда ук Василий Аксеновка буләк ителәчәк. Бу вакыйганы ел да уздырыла башлаячак “Аксенов-фест” бәйрәменә туры китерергә ниятләнәләр.

Василий Аксенов туган һәм бала чагын уздырган ике катлы агач йорт Казан шәһәре үзәгендәге Мөштәри урамында урнашкан. Булачак язучының әтисе Павел Аксенов үз вакытында Казан шәһәре Советы рәисе вазыйфаларын башкарган. Ә әнисе – Евгения Гинзбург Казан дәүләт университеты доценты, кафедра мөдире була. “Красная Татария” гәзитендә дә эшли. Әти-әнисе 1937 елда кулга алынгач, биш яше дә тулмаган Василий башка туганнары тәрбиясендә торып кала. 1940 елда ул мәктәптә укый башлый. 1949 елда Магаданга әнисе янына күченеп китә.

XS
SM
MD
LG