Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:28

Ике Корея яңадан дуслашырмы?


Көньяк Корея белән Төньяк Корея Халык демократик республикасы җитәкчеләренең Пхеньяндәге сөйләшүләре икенче көн дәвам итә. Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ир Көньяк Корея президенты Но Му Хенга сөйләшүләрне тагын бер көнгә озайтырга тәкъдим иткән иде.

К >Баштан ук бу очрашу атнакич көнне тәмамланыр, дип уйланды. Төньяк Корея җитәкчесе, сөйләшүләр эчтәлекле һәм тыгыз бара, дип белдереп, очрашуны озайтмаска, ә алдан уйланганча, атнакич көнне үк тәмамларга дигән карарга килде. Элегрәк Но Му Хен да сөйләшүләр”җылы һәм ачык шартларда бара” дип белдергән иде.

Әлеге очрашу Корея дәүләтен 1950 елларда икегә бүлгәннән соң оештырылган икенче очрашу.

XS
SM
MD
LG