Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беназир Бһутто оппозиция өчен хәстәрлек күрә


Пакыстанның элекке премьер-министры, оппозиция җитәкчеләренең берсе Беназир Бһутто сүзләренчә, әлеге президент Пәрвәз Мөшәррәф белән сөйләшүләр нәтиҗәсез тукталып калган. Бһутто, илгә идарә итүдә, оппозицияне дә катнаштыру турында Мөшәррәф белән сөйләшеп килешергә теләгән.

Иленнән куылган Беназир Бһутто чәршәмбе көнне Лондонда белдергәнчә, әле Пакыстан хакимиятләре үзенә коррупциядә тагылган гаепләүләрне кире алмаган.

Кичә Пакыстан хөкүмәте Бһуттодан гаепләрне төшерү турында асылда уңай килешүгә килү турында белдергән иде.

Пакыстанда 6 октябрьдә үтәчәк сайлауларда Пәрвәз Мөшәррәф икенче мөддәткә президентлыкка дәгъва итә.
XS
SM
MD
LG