Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина газ өчен Русиягә бурычлымы?


Украинаның Русия «Газпром» ширкәтенә бурычын көйләү мәсьәләләре бүген Мәскәүдә тикшерелде. Сөйләшүне Русия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев белән Украинаның ягулык һәм энергетика министры Юрий Бойко алып барды.

Журналистларның Украина ягыннан әлеге бурычны түләүгә Мәскәүгә нинди дә булса ышаныч бирелгәнме, дигән соравына, Дмитрий Медведев “Украина хөкүмәте бу мәсьәләне үз тикшерүенә алды” дип кенә әйтте.

Сишәмбе көнне “Газпром”, әгәр Киев Русиягә газ өчен 1 миллиард 300 миллион доллар бурычын октябрь азагына кадәр капламаса, Украинага газ җибәрүне кыскартачагын игълан иткән иде.
XS
SM
MD
LG