Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кореянең төп атом реакторы туктатылачак


Төньяк Корея Енбйондагы төп атом реакторын бу елның 31 декабренә кадәр туктатачагын вәгъдә итте. Шул вакытка ул үзенең атом программалары турында тулы хисап бирәчәген дә ышандырды.

Бу хакта бүген Пекинда Корея Халык Демократик Республикасы вәкиллеге белән булган сөйләшүләрдән соң белдерелде. Очрашуда АКШ, Кытай, Япония, Көньяк Корея һәм Русия вәкилләре катнашты.

Америка Кушма Штатлары атом реакторын туктатуның техник ягын һәм эшне башлап җибәрү өчен финанс ярдәм бүлүне үз өстенә ала.

Бу эштә уңайга борылуына алмашка Пхеньян өстәмә икътисади ярдәм ала. Ә Вашингтон Төньяк Кореяне террорчылыкны яклаучы илләрнең “кара” исемлегеннән сызып ташлый.
XS
SM
MD
LG