Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллылар Мәскәү белән алыша


Русиянең мәгариф министрлыгын мәхкәмәгә бирүчеләрне атыйм: Р.Сәгыйдуллин, Ф.Таҗиев, М. Ситдыйков. Алар Русия мәктәпләрендә менә озак еллар укытып килгән тарих китабы федерация конституциясенә, халыкара хокук, рухи-этик нормаларга туры килми, дип саныйлар. Уку әсбабындагы бик күп мисаллар белән дәлилләр китерәләр. 6нчы сыйныф өчен чыккан шушы тарих китабының 87-91 битләрендә урыс кешеләренең куркусыз, батыр, булулары сүрәтләнсә, шунда ук татарларның кеше ашаучылар икәне хакында әйтелә. Хәтта, татарларның учакта кеше кыздырган мизгелләрен сүрәтләгән бик ямьcез рәсем дә бирелгән. “Азатлык” бу хакта ярты ел чамасы элек хәбәр иткән иде инде. Әлеге эш Мәскәүдә, Тверь район мәхкәмәсендә, 9нчы октябрь, 14 сәг. 30 минутта башлана. Шикаять бирүчеләр үзләре мәхкәмә утырышында катнашуны кирәк санамыйлар. Шикаять язучылар Русия мәгәриф министрлыгыннан рухи зыян өчен 5әр млн. сум акча да таләп итәләр. Шушылар буенча “Азатлык” хәбәрчесе шикаять язучыларның берсе булган, милли Мәҗлес депутаты Ф.Таҗиевка мөрәҗәгать итте:

- “История Отечества” дигән тарих китабының авторлары профессорлар А.Преображенский һәм Б.Рыбаков. Дәреслек 9 мәртәбә нәшер ителгән. Анда татарларны кимсетү күп материал кертелгән. Урысларны даими мактыйлар. Шикаять эшен апрель аенда башладык. Башта гаепле итеп авторларны күрсәткән идек. Аннан соң, Русиянең мәгариф министрлыгы җавап тотса, дөрес булыр, дидек. Шушы форманы Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе кабул итте.

- Ни өчен Мәскәүгә бармаска булдыгыз?

- Язган шикаятьтә барысы да күрсәтелгән. Өстәр сүзебез юк. Яңадан, өчебез дә эш урыныннан китә алмыйбыз. Бездән башка да Тверь район мәхкәмәсе гадел карар кабул итәр дип өметләнәбез.

- Сезнең һәрберегез Русия мәгариф министрлыгыннан 5әр млн. сум рухи зыян өчен акча таләп итә. Өлешчә булса да таләп үтәлерме?

- Без мәхкәмәгә акча булсын дип бирмәдек, гаделлекне эзлибез. 1 тиен бирмәсәләр дә канәгәть булырбыз. Чөнки, мәгариф министрлыгыннан акча алып безгә бирмәсләрен аңлыйбыз. Русия – демократик ил түгел, АКШ та, Ауропа иле дә түгел. Андый нәрсә булмас дип уйлыйм.

Шулай итеп, 9нчы октябрьдә Мәскәүдә, “Цветной бульвар»т урамындагы мәхкәмә үзенчәлекле эшне башлап җибәрә.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG